Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
21 Апрель 2019 - 13:52

Бүген Казанда синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе этабы тәмамлана. Су спорт төрләре сараенда беренче булып акробатик төркемнәр чыгыш ясады. Җиңүчеләр булып Россия синхрончылары танылды. Шуны искәртергә кирәк, быелдан «хайлайт» дисциплинасы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына кертелгән. Ике минутлык программа үз эченә кимендә 4 мәҗбүри акробатик типтагы элемент алырга тиеш.

20 Апрель 2019 - 21:17

Казандагы синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе этабының икенче көне төркемнәр чыгышы белән төгәлләнде. Ирекле программада Россия синхрончылары кабат иң көчлеләре булдылар. 97,9000 балл нәтиҗәсе белән алар Россия җыелмасына тагы бер “алтын” китерделәр.

20 Апрель 2019 - 20:49

Александр Мальцев һәм Майя Гурбанбердиева Казандагы синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе этабында җиңү яуладылар. Россия дуэты чыгышын хөкемдарлар 91,4000 баллга бәяләде. Кичә Мальцев һәм Гурбанбердиева техник программада беренче булдылар.

20 Апрель 2019 - 18:19

Олимпия чемпионнары, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионнары Светлана Ромашина һәм Светлана Колесниченко Казанда узучы синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабында кабат мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелделәр. Кичә алар техник программада иң яхшылары иделәр, ә бүген ирекле программада җиңү яуладылар. Үзләренең чыгышлары өчен Россия дуэты 97,1000 балл алды. Исегезгә төшерәбез, кичә Светлана Колесниченко шулай ук соло техник программада иң көчлесе булган иде.

20 Апрель 2019 - 14:43

Казанда синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе дәвам итә. Икенче ярыш көнен ирекле программа белән соло чыгышлар ачты. Алтын медальне Италия синхрончысы Линда Черутти яулады – ул 90,4000 балл җыйды.

19 Апрель 2019 - 21:45

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты белән берләштерелгән FINA Дөнья сериясе этабының беренче көне Россия спортчыларының тагы ике җиңүе белән тәмамланды - Александр Мальцев һәм Майя Гурбанбердиева микст-дуэтларның техник программасында җиңделәр, ә Россия җыелмасы төркемнәрнең техник программасында иң көчлесе булды.

19 Апрель 2019 - 21:16

Бүген Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты белән берләштерелгән FINA Дөнья сериясе этабында биш тапкыр Олимпия чемпионы, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Светлана Ромашинаның тәнәфестән соң триумфларча кайтуы булды. Ярышларның беренче көнендә Светлана Колесниченко белән дуэтта алар техник программа тәкъдим иттеләр һәм иң яхшылары булдылар.

19 Апрель 2019 - 18:09

Сентябрьдә Казанда Татьяна Покровская исемендәге синхрон йөзү мәктәбе ачылачак, ә синхрон йөзү буенча Россия җыелмасының мәшһүр тренеры үзе һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты WorldSkills 2019 илчесенә әйләнде. Бу хакта Су спорт төрләре сараенда узган пресс-конференциядә билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе һәм Россия чемпионаты старт алды.

19 Апрель 2019 - 16:09

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда FINA Дөнья сериясе этабы һәм синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Ярышлар соло техник программадан башланды. Җиңүне 92,8144 балл туплап, Россия синхронисты Светлана Колесниченко яулады. Исегезгә төшерәбез, Светлана 2016 елгы Олимпия уеннары һәм күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы.