Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
11 Сентябрь 2016 - 20:27
Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча тарихта беренче дөнья чемпионатының өченче ярыш көнен пистолеттан атуда ярышучы ир-атлар йомгаклады. Ярышлар бу көннәрдә Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә бара.
11 Сентябрь 2016 - 14:40

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатының өченче ярыш көненең беренче финалы драматик тәмамланды. Ярышлар бу көннәрдә Тынычлык бистәсенең “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә уза.  

10 Сентябрь 2016 - 19:00
Казанның “Динамо” спорт базасында начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дебют чемпионатының икенче ярыш көне тәмамланды. Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша. Көннең икенче яртысында медальләр өчен көрәшкә хатын-кызлар кушылды.
10 Сентябрь 2016 - 18:18
Казанда бүген “Динамо” спорт базасында начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатының икенче ярышлар көне бара. Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша. Медальләрнең өченче комплекты пневматик пистолеттан ату буенча ир-атлар арасында уйнатылды.
9 Сентябрь 2016 - 17:48

Казанда бүген “Динамо” спорт базасында начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты финаллары дәвам итә. Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша. Бүләкләрнең икенче комплекты пистолеттан атучы ир-атлар арасында уйнатылды. Финалга чыгучыларның дүртесе дә Россия һәм Украина данын яклаучылар.

9 Сентябрь 2016 - 15:41

Казанның “Динамо” спорт базасында бүген начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты финаллары башланып китте. Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша.

8 Сентябрь 2016 - 18:13

Казанның “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты барышында пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән ату буенча ярышларда медальләрнең 12 комплекты уйнатылачак. Бүген турнирга старт бирелер алдыннан узган матбугат конференциясендә Россия Сурдлимпия комитеты президенты Александр Романцов шулай дип белдерде. Журналистлар белән очрашуда Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитеты (ICSD) президенты Валерий Рухледев, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Швейцария җыелма командасы спортчысы Томас Мешинг катнаштылар.

8 Сентябрь 2016 - 15:41
Казанның Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә бүген начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты ачылды. Татарстан башкаласында узачак турнирга 16 илдән 66 спортчы килде, Россияне 19 спортчы тәкъдим итә.
8 Сентябрь 2016 - 11:09
7 нче сентябрьдә “Хәерле көн, безнең волонтерлык үзәгенә рәхим итегез!” дигән сүзләр аеруча матур һәм тантаналы яңгырады. 2018 елда Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын™ оештыручы 11 шәһәрдәге 15 волонтерлык үзәге Футбол буенча дөнья чемпионатының волонтерлык программасының чираттагы этабына старт бирделәр - якындагы елларда иң көтелә торган спорт вакыйгасын оештыру комитетына ирекле ярдәмчеләр командасына кандидатлар сайлау кампаниясе башланды.