Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
30 Ноябрь 2016 - 19:50
Россия кызы Татьяна Степанова яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә “А” төркемендә (16-18 яшьлекләр) бер метрлы трамплиннан сикерүдә көмеш медаль иясе булды. Казанда бу көннәрдә уза торган турнир җиңүчесе булырга аңа бераз гына уңыш җитеп бетмәде.
29 Ноябрь 2016 - 20:47
Америка суга сикерүчесе Мария Коберн кичә Казанда башланып киткән яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелегендә бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында алтын медаль алды. “Б” төркемендә чыгыш ясаучы АКШ вәкиле 354,35 балл җыйды һәм Кытай спортчыларын артта калдырды.
29 Ноябрь 2016 - 20:08
Бүген, Казанда уза торган суга сикерү буенча дөнья беренчелегенең икенче көнендә дан пьедесталының иң югары баскычына Россия вәкиле күтәрелде. Никита Шлейхер финалда 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышында иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте (“А” төркемендәгеләр арасында) һәм Россиягә турнирның беренче “алтын”ын китерде.
29 Ноябрь 2016 - 11:51
Татарстан Республикасы волонтерлары һөнәри осталык буенча 2016 елда Гетеборг шәһәрендә узачак Euroskills Европа чемпионатында катнашачаклар.
29 Ноябрь 2016 - 09:38
Казанның Су спорт төрләре сараенда уза торган яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге кичә командаларның катнаш ярышлары белән башланып китте. Турнирның беренче җиңүчеләре - британия спортчылары. Россия командасы бишенче урында.
28 Ноябрь 2016 - 16:10
Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча дөнья беренчелеге башланды. Турнирда дөньяның 34 иленнән 200 спортчы катнаша. Спортчыларның чыгышларына 30 халыкара судья бәя бирәчәк. Ярышларда медальләрнең 15 комплекты уйнатылачак.
26 Ноябрь 2016 - 15:09
Казанда Россиядә футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионаты стартына кадәрге вакытны санап торучы сәгатьне эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Ул Bud компаниясе - Чемпионат спорсоры сәгате. 
25 Ноябрь 2016 - 14:52
Хоккей буенча Россия җыелма командасының элеккеге капитаны Алексей Морозов һәм эстрада җырчысы Нюша Россиядә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр - Казан Илчеләре итеп билгеләнделәр. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
18 Ноябрь 2016 - 14:15

Казанның Су спорт төрләре сараенда 2016 елның 28 нче ноябреннән алып 4 нче декабрьгә кадәр яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча FINA дөнья беренчелеге ярышлары узачак.  Ярышларга билетларны билет операторының www.zamnoi.ru сайтында һәм шәһәр кассаларыннан алырга мөмкин. Ярышлар барган көннәрдә билетлар Су спорт төрләре сараеның үзендә дә сатылачак. Билет бәяләре – 100 сумнан 200 сумга кадәр.