Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
23 Август 2017 - 21:34

Казанда Пляж волейболы буенча Европа беренчелегенең төркем этабының беренче квалификация уеннары һәм жирәбә уздырылды. 

23 Август 2017 - 18:03

Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар арасында Европа беренчелеге старты алдыннан Су спорт төрләре сараенда турнирны оештыручылар һәм анда канашучылар белән матбугат конференциясе узды.

22 Август 2017 - 00:31

Казанда - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрдә 21 нче августтан 25 енә кадәр  WorldSkills International  секретариаты вәкилләре, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре катнашында проектлау сессияләре бара. 

21 Август 2017 - 23:17

Узган шимбә-ял көннәрендә “Студенческое самоуправление СПО 2.0” сменасында булучылар 2019 елда Казанда  һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” дөнья стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатын интерактив тәкъдим итү чарасында катнаштылар.

17 Август 2017 - 17:31

Кытай Тайбэенда 2017 елда узачак бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе Генераль Ассамблеясының 35 нче утырышы уза. Анда быел Казанда беренче тапкыр уздырылган халыкара волонтерлык академиясе проекты турындагы видеоотчет тәкъдим ителде.

17 Август 2017 - 17:28

Бу көннәрдә Кытай Тайбэенда 2017 елдагы Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан студентлар спортын үстерү буенча комитет утырышы узды. Аңа FISU Студентлар спорты халыкара федерациясенең беренче вице-президенты Леонц Эдер җитәкчелек итте. Утырышта шулай ук “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры, студентлар спортын үстерү буенча комитет әгъзасы Азат Кадыйров та катнашты һәм Казанның яңа проектын - FISU Volunteers Leaders Academy халыкара форумын презентацияләде.

15 Август 2017 - 14:12

Татарстанның спорт җәе “пляж” вакыйгаларына бай булып чыкты: июль аенда биредә III Бөтенроссия пляж уеннары уздырылды, аның кысаларында Пляж волейболы буенча Россия Кубогы спортның әлеге олимпия төре буенча зур халыкара турнир – яшүсмерләр арасында Европа чемпионаты алдыннан сынау ярышы ролен үтәде. 23 нче августтан алып 27сенә кадәр 18 яшькәчә булган уенчылардан төзелгән иң яхшы парлар Су спорт төрләре сараеның пляж үзәге комында беренчелек өчен көрәшәчәкләр. 

10 Август 2017 - 16:30
2015 елның 10 нчы августында WorldSkills International халыкара оешмасының Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә узган Генераль ассамблеясында һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын уздырачак шәһәрне сайлап тавыш бирү уздырылды. Ике турда тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча җиңүне Казан яулады.
3 Август 2017 - 20:04

Казанда 2 нче августтан 6сына кадәр Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Конгресс экспозициясе кысаларында кунакларга һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты тәкъдим ителде.