Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
22 Сентябрь 2017 - 14:46

Казанда Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә 2019 елда узачак 45 нче дөнья чемпионатын оештыручыларның берсе булган “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына ачык конкурс башлануын игълан итә. 2017 елның сентябреннән алып декабрь аена кадәр конкурс кысаларында Россия Федерациясенең волонтерлык үзәкләре Оештыру комитеты командасына кушылу һәм ирекле ярдәмчеләрнең төбәк делегацияләрен әзерләү хокукы өчен көрәшәчәкләр. 

21 Сентябрь 2017 - 10:57

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләре Татарстанның ирекле ярдәмчеләре XII форумында спикерлар сыйфатында катнаштылар. Татарстан Республикасының 44 муниципаль берәмлегеннән булган 100дән артык яшь лидерлар, ирекле ярдәмчеләр берләшмәләре җитәкчеләре һәм актив ирекле ярдәмчеләр 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чмпионатының “Шәһәр волонтерлары” программасы һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасы белән таныштылар.

19 Сентябрь 2017 - 18:42

Казанда 28 нче сентябрьдән 3 нче октябрьгә кадәр Спорт ушуы буенча 14 нче дөнья чемпионаты узачак. Аны уздыру урыны итеп Татарстан Республикасындагы иң зур күпфункцияле спорт объектларының берсе булган Гимнастика үзәге сайланган. Чемпионатта һәм рәсми чараларда 65 илдән вәкилләр катнашыр дип планлаштырыла.

18 Сентябрь 2017 - 16:51
Узган ял көннәрендә Һөнәри осталык буенча Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының волонтерлык программасы Хабаровск шәһәрендә узган “Инсайт-2020” Ерак Көнчыгыш профессиональ инициативалар форумында тәкъдим ителде.
1 Сентябрь 2017 - 13:40

1 нче сентябрьдә – Бөтенроссия белем көнендә Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионатын оештырачак барлык 11 шәһәрдә Футбол дәресләре уза.  Әлеге дәресләр FIFA белән берлектә “Россия-2018” Оештыру комитеты” тарафыннан әзерләнгән.Укучылар FIFA турнирлары тарихы, илнең планетаның иң зур футбол турнирына әзерлек нечкәлекләре белән танышалар. Күренекле спортчылар һәм футболчылар, Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионаты Илчеләре иптәшләрчә матчларда һәм мастер-классларда катнашалар.  Футбол дәресләре футболны һәм Россия яшьләре арасында сәламәт һәм актив тормыш рәвешен  популярлаштыруга юнәлдерелгән, шулай ук Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионаты турында киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирүне күздә тота. 

27 Август 2017 - 15:17

Россия спортчылары Казанда Пляж волейболы буенча узган Европа беренчелегенең алтын медальләренә лаек булдылар.

27 Август 2017 - 12:46

Пляж волейболы буенча Казанда уза торган Европа беренчелегенең финал уеннарында Россиянең өч пары чыгыш ясаячак. 

26 Август 2017 - 18:36

Пляж волейболы буенча Казанда уза торган Европа беренчелегендә Россиядән булган өч пар берьюлы ярымфиналга чыктылар. 

26 Август 2017 - 18:35

Казанда Пляж волейболы буенча уза торган Европа беренчелегендә ярымфиналда уйнаячак кызлар билгеле булды.