Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
28 Май 2019 - 17:55

15-16 июнь көнне Казанда өченче ел рәттән Red Bull Air Race авиаузышлар буенча халыкара ярышлар узачак, ярыш дәвамында иң яхшы пилотлар җиңел моторлы очкычларда тизлектә һәм махсус түбән биеклектәге трассаларны үтү осталыгында ярышачаклар. Узышучылар Казансу елгасы акваториясе өстендә көрәшәчәк, ә “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчык ярышлар карауның төп мәйданчыгына әйләнәчәк.

27 Май 2019 - 16:23

28 майда Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ярышларда Россия җыелмасының барлык лидерлары, шул исәптән, FINA Дөнья сериясен травма аркасында калдырган Олимпия чемпионы Илья Захаров та чыгыш ясячак.

24 Май 2019 - 16:52

27 май - 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты үтәчәк. Ярышларда Россиянең 12 шәһәреннән һәм төбәгеннән 100 спортчы (50 ир-ат һәм 50 хатын-кыз) катнашчак. Болар илнең иң көчле суга сикерүчеләре: чемпионат быел июльдә Корея Республикасында узачак дөнья чемпионатына сайлап алу туры булачак.

12 Май 2019 - 21:43

Суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабының ярышлар программасы микст-дуэтларның 3 метрлы трамплиннан сикерүләре белән тәмамланды. Австралия спортчылары Мэддисон Кини һәм Доминик Бэдгуд җиңүче булдылар (318,12 балл).

12 Май 2019 - 21:11

Кытай спортчысы Ян Хао Казанда узучы Дөнья сериясе этабында 10 метрлы каланчадан сикерүдә беренче урынны алды. Аның нәтиҗәсе – 537,05 балл. “Мин нәтиҗә белән канәгать һәм беренче урынга шат, ләкин үсәргә җирлек бар”, - дип саный җиңүче. Аны сүзләренә караганда, җитди хаталар булмаган, шулай да, килеп җитмәгән җирләр бар, аерым алганда, суга керүдә. Шулай ук Ян Хао ярышлар вакытында бар игътибарын үзенең чыгышына бирүе, көндәшләре һәм арадагы нәтиҗәләр артыннан күзәтмәве хакында сөйләде.

12 Май 2019 - 20:48

Казанда узучы Дөнья сериясе этабында Канада спортчысы Дженнифер Абель 330,60 балл нәтиҗәсе белән 3 метрлы трамплиннан сикерүдә жиңү яулады.

11 Май 2019 - 22:00

Кытай спортчылары Дуань Юй и Чжан Миньцзе Казанда узучы Дөнья сериясе этабынының микст-дуэтлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңүгә ирештеләр. Аларның нәтиҗәсе – 339,42 балл.

11 Май 2019 - 21:42

Бөекбритания спортчысы Джек Ло, 499,30 балл җыеп, Казанда узучы Дөнья сериясе этабында 3 метрлы трамплиннан сикерүдә җиңү яулады.

11 Май 2019 - 21:02

Казанда узучы Дөнья сериясе этабының икенче көнендә Төньяк Корея спортчысы Ким Ми Рэ 10 метрлы каланчадан сикерүдә алтын медаль яулады. Аның нәтиҗәсе - 373,40 балл.