Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
21 Август 2017 - 23:17

Узган шимбә-ял көннәрендә “Студенческое самоуправление СПО 2.0” сменасында булучылар 2019 елда Казанда  һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” дөнья стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатын интерактив тәкъдим итү чарасында катнаштылар.

17 Август 2017 - 17:31

Кытай Тайбэенда 2017 елда узачак бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе Генераль Ассамблеясының 35 нче утырышы уза. Анда быел Казанда беренче тапкыр уздырылган халыкара волонтерлык академиясе проекты турындагы видеоотчет тәкъдим ителде.

17 Август 2017 - 17:28

Бу көннәрдә Кытай Тайбэенда 2017 елдагы Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан студентлар спортын үстерү буенча комитет утырышы узды. Аңа FISU Студентлар спорты халыкара федерациясенең беренче вице-президенты Леонц Эдер җитәкчелек итте. Утырышта шулай ук “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры, студентлар спортын үстерү буенча комитет әгъзасы Азат Кадыйров та катнашты һәм Казанның яңа проектын - FISU Volunteers Leaders Academy халыкара форумын презентацияләде.

15 Август 2017 - 14:12

Татарстанның спорт җәе “пляж” вакыйгаларына бай булып чыкты: июль аенда биредә III Бөтенроссия пляж уеннары уздырылды, аның кысаларында Пляж волейболы буенча Россия Кубогы спортның әлеге олимпия төре буенча зур халыкара турнир – яшүсмерләр арасында Европа чемпионаты алдыннан сынау ярышы ролен үтәде. 23 нче августтан алып 27сенә кадәр 18 яшькәчә булган уенчылардан төзелгән иң яхшы парлар Су спорт төрләре сараеның пляж үзәге комында беренчелек өчен көрәшәчәкләр. 

10 Август 2017 - 16:30
2015 елның 10 нчы августында WorldSkills International халыкара оешмасының Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә узган Генераль ассамблеясында һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын уздырачак шәһәрне сайлап тавыш бирү уздырылды. Ике турда тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча җиңүне Казан яулады.
3 Август 2017 - 20:04

Казанда 2 нче августтан 6сына кадәр Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Конгресс экспозициясе кысаларында кунакларга һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты тәкъдим ителде.

1 Август 2017 - 13:16

Казан 2019 елда Бөтендөнья кышкы универсиаданы кабул итәчәк Красноярск белән тыгыз хезмәттәшлеген дәвам итә. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты хезмәткәрләре бу көннәрдә Россиянең 960 яшьләр хәрәкәтләре һәм берләшмәләре вәкилләре катнаша торган “ТИМ “Бирюса” халыкара яшьләр форумының белем бирү программасында экспертлар сыйфатында чыгыш ясадылар.

27 Июль 2017 - 13:03

“Территория смыслов на Клязьме” Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумының белем бирү программасы кысаларында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының волонтерлык программасы презентацияләнде. Чемпионатка әзерлек планнары һәм аның волонтерлар адында ача торган мөмкинлекләре турында форумда катнашучыларга “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сөйләде. 

23 Июль 2017 - 20:45

Бүген киеренке ярыш көнендә америкалы Кирби Чемблисс Red Bull Air Race дөнья чемпионатының бишенче этабы җиңүчесе булып танылды. “Дүртлек финалы”нда ул Казан трассасын 0:58.378 нәтиҗәсе белән узды. Дөнья чемпионатының узган этапларында яулап алынган 40 очкосы белән Кирби Чемблисс турнир таблицасында беренче урынга чыкты.