Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
11 Июль 2017 - 22:00
Казанда пляж футболы буенча Россия чемпионатында дүрт матч узды, ә тай боксы буенча ярышларда чирекфиналлар һәм ярымфиналлар чоры якынлаша. Бөтенроссия пляж уеннары кызганнан-кыза бара.
11 Июль 2017 - 15:00

Казанда узучы Бөтенроссия пляж уеннарында футбол матчларының иң кызыклылары башланды.


10 Июль 2017 - 22:12
Бөтенроссия пляж уеннарында Россия Чемпионатының 10 нчы туры тәмамланды. Моннан тыш, тай боксы буенча ярышларда беренче квалификация сугышлары узды.
10 Июль 2017 - 19:32

Бөтенроссия пляж уеннарында хатын-кыз командалары арасында турнирның плей-офф ярышларында катнашучылар ачыкланды.


9 Июль 2017 - 23:22

Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясенең йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды. Финалда Россия җыелма командасы Англияне җиңде, “бронза” Ирландиягә китә, ә турнирда иң көчле саналган Франция командасы медальсез калды. 5 нче урын өчен матчта Уэльс Польшадан өстенлек алды, 7 нче урында – Португалияне җиңгән Бельгия.


9 Июль 2017 - 23:00

Бөтенроссия пляж уеннарында ир-ат командалары арасында пляж футболы буенча Россия чемпионатының 9 нчы туры һәм оча торган диск буенча ярышлар тәмамланды.


9 Июль 2017 - 22:40
Якшәмбе Казанда Бөтенроссия пляж уеннарында зур футбол көне булды. Кызлар турнирында плей-оффның өч уенчысы ачыкланды. Калининградның “Альфа-09” командасы, Санкт-Петербург “НЕВА”сы һәм Брянскидан килгән “Драйв-32” үз төркемнәреннән аерылып чыкты. Калган юлламаның язмышы дүшәмбе көнне хәл ителәчәк. Аңа Санкт-Петербургтан «Звезда» командасы һәм Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасы дәгъва кыла.
9 Июль 2017 - 19:08

Ярымфинал уеннары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы Ирландияне җиңеп, финалга чыкты һәм вакытыннан алда Европа чемпионы булды. Гран-Приның Казан этабында финалга үткән икенче команда – Англиянеке. Югары дивизионда калу өчен ярышта һәм дөнья рейтингының сайлап алу очколары өчен көрәштә Уэльс, Польша, Швеция һәм Нидерланд командалары җиңде.


9 Июль 2017 - 12:31
Казанда, Үзәк стадионда регби буенча хатын-кыз командалары арасында Европа чемпионаты этабы дәвам итә. Төркемнәрдәге уеннар тәмамланганнан соң плей-офф тәртибе билгеләнде һәм чирекфинал матчлары уйналды, шулай ук релегация уеннары да узды. Киләсе стадиягә Ирландия, Россия, Франция һәм Англия командалары үтте, Польша һәм Испания югары дивизионда калу мөмкинлекләрен ныгытты.