Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
5 Февраль 2018 - 09:23

Шимбә көнне авиаярышлар буенча 11 нче Red Bull Air Race дөнья чемпионаты старт алды. Сезонның традиция буенча Абу-Дабида уза торган беренче этабы сюрпризларга бай булды. Америка пилоты Майкл Гулиан 2009 елдан бирле көнкән беренче җиңүенә иреште һәм карьерасында беренче тапкыр турнир таблицасы башына урнашты. Гамәлдәге дөнья чемпионы Ёсихидэ Муроя берникадәр артта калып, финишка икенче булып килде, чех Мартин Шонка бронза медаль алды.

1 Февраль 2018 - 19:17
Татарстан башкаласы февраль аенда Европа бадминтоны “йолдызларын” кабул итәчәк – Казанның Гимнастика үзәгендә 13 нче февральдән 18енә кадәр Европа команда чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелеге узачак.
1 Февраль 2018 - 11:09

2018 елның 30 нчы гыйнварында Россия Спорт министрлыгының Координацияләү комиссиясенең 14 нче утырышы узды. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру һәм алга этәрүгә багышланган утырыш статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Н.В.Паршикова рәислегендә барды.

31 Гыйнварь 2018 - 15:28
Казанның Гимнастика үзәгендә 13 нче февральдән 18енә кадәр Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелеге ярышлары узачак. Бу ярышларда Европаның иң яхшы спортчылары катнашачак. Тамашачыларны җәлеп итү максатыннан бәяләр программасы да үзенчәлекле итеп эшләнгән, ул Европа чемпионаты ярышларына билетларны кесәгә сукмый торган бәяләрдән алу мөмкинлеген бирә.
29 Гыйнварь 2018 - 17:53

2018 елның 26 нчы гыйнвары безнең илдә ирекле ярдәмчелек институты тарихында истәлекле дата булачак. Бу көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Россия Федерациясенең аерым закон актларына ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны өченче укылышта кабул итте. Волонтерлык эшчәнлеген җайга салырга тиешле норматив-хокукый акт Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы буенча эшләнгән. 

26 Гыйнварь 2018 - 15:55

Бүген, 26 нчы гыйнвар көнне Татарстанда ябык типтагы ике йөзү бассейны – “Ракета” (Дәрвишләр бистәсе торак массивында) һәм “Дулкын” (Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә) бассейннары ачылды. “Ракета” бассейнының тантаналы ачылышында мәртәбәле кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  FINA халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара Олимпия комитетының почетлы әгъзасы Хулио Маглионе, FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску да катнаштылар.

19 Гыйнварь 2018 - 11:39

Казанның Гимнастика үзәгендә 13 нче февральдән 18енә кадәр Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты һәм спортның әлеге төре буенча 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелеге узачак. Континент чемпионатларында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары составына Европа һәм дөнья, шулай ук Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары керәчәк. Ярышлар Европа бадминтон конфедерациясе (ЕБК) канаты астында узачак. 

18 Гыйнварь 2018 - 16:05

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия комплексын алга этәрүнең өч еллык нәтиҗәләре буенча хәрәкәткә 7,2 миллион кеше кушылган. 2,8 миллион кеше нормативларны үти башлаган яки үтәп бетергән дә инде. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе утырышында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары – ГТО комплексын алга этәрү департаменты җитәкчесе Александр Карпов шундый саннар китерде. 

17 Гыйнварь 2018 - 18:03

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узган Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Татарстанда спорт өлкәсендә 2017 елга нәтиҗәләр ясадылар. Утырышта статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Роман Камаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Регби федерациясе президенты Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры, коллегия рәисе Владимир Леонов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Экзам Гобәйдуллин, ТР буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар.