Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
9 Сентябрь 2018 - 19:12

Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы ярышларының өченче көнендә Татарстан спортчылары ике медаль алдылар.

9 Сентябрь 2018 - 13:14

Казанның яшь йөзүчеләре бүген дөньяның иң яхшы йөзүчеләре ярышларын карап кына калмадылар, үзләрен алар ролендә сынап карау бәхетенә дә ирештеләр. Су спорт төрләре сараендагы хәзерге көндә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы ярышлары уза торган 50 метрлы бассейн балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә белем алучы балалар – булачак чемпионнар өчен ярыш мәйданына әйләнде.

8 Сентябрь 2018 - 22:20

Венгрия йөзүчесе Катинка Хошсу Казанда җиде медаль алды.

8 Сентябрь 2018 - 22:05
Россия йөзүчесе Владимир Морозов 50 метрга йөзүдә Дөнья кубогының яңа рекордын куйган.

7 Сентябрь 2018 - 23:56

Казанда Йөзү буенча дөнья кубогы этабының беренче ярышлар көне төгәлләнде. 

7 Сентябрь 2018 - 20:39

Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабының беренче ярышлар көнендә турнирның беренче рекорды куелды.

7 Сентябрь 2018 - 18:34

Казанның Су спорт төрләре сараенда 2018 елның 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы узачак.

6 Сентябрь 2018 - 17:51

Казанның Су спорт төрләре сараенда 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы ярышлары узачак. Анда 23 илдән 200ләп иң яхшы йөзүчеләр җыела. Турнир башланыр алдыннан уздырылган матбугат конференциясендә FINA халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, шулай ук Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза медальләре иясе, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионкасы булган Юлия Ефимова һәм Олимпия чемпионы Чад Ле Кло катнаштылар.

5 Сентябрь 2018 - 18:22

Йөзү буенча 2018 елдагы FINA дөнья кубогының Казанда 7-9 нчы сентябрь көннәрендә узачак беренче этабы алдыннан Казанның спорт мәктәпләрендә белем алучы балалар өчен тагын бер мастер-класс удырылды. Аны Митчелл Ларкин – Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы (бу дәрәҗәгә ул 2015 елда Казанда узган дөнья чемпионатында лаек булды) уздырды.