WorldSkills Kazan 2019 Канадада WSI Генераль Ассамблеясында

WorldSkills Kazan 2019 Канадада WSI Генераль Ассамблеясында

7 Октябрь 2016 - 10:06
Рәсми хроника
  • WorldSkills 2019
Басма өчен версия

2016 елның 7 октябрендә Ниагара-Фоллста (Канада) WorldSkills International Халыкара оешмасының Генераль Ассамблеясы үз эшен төгәлли.

Skills USA һәм Skills Canada дип аталган ике оешма тандемында оешка WSI Генераль Ассамблеясы 2 нче октябрьдән 7сенә кадәр уза һәм дөньяның 50дән артык иленнән рәсми һәм техник делегатларны, WSI глобаль индустриаль партнерларын, WorldSkills Чемпионнары Форумында катнашучыларны җыйды.

Генераль Ассамблея чараларында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының булачак оештыручылары сыйфатында “Ворлдскиллс Россия” Союзыннан вәкилләр һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләре актив катнашты.

Генераль Ассамблея эше кысаларында WSI глобаль индустриаль партнерлары белән очрашулар узды, алар белән алга таба хезмәттәшлек һәм 2016 елның 30 нчы ноябреннән 4 нче декабрьгә кадәр Гетерборг шәһәрендә (Швеция) узачак EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты кысаларында уртак эш сессияләре уздыру буенча алдан килешүләр төзелде.

WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре белән дә очрашу узды. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатлары өчен волонтерлык программасын эшләү буенча уртак эшчәнлек, шулай ук WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионатына әзерлеккә багышланган һәм 2017 елның гыйнварында узачак Competition PreparationWeek чараларыннан башлап, тәҗрибә алмашу турында килешүләр төзелде.

WorldSkills брендын үстерү һәм аны дөнья күләмендә алга этәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Дирекция вәкилләре тарафыннан WSI маркетинг һм коммуникацияләр буенча директоры Криспин Торольд белән сөйләшүләр алып барылды, әлеге сөйләшүләр кысаларында алга таба нинди эшләр башкарыласы һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын күзаллауга гомуми якын килү, булачак чемпионатның рәсми сайтын эшләтеп җибәрү, чемпионат брендын алга этәрү буенча массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль медиа чаралары белән эшләү үзенчәлекләре килештерелде.

Ассамблеяның соңгы көнендә БГӘ һәм Россия вәкилләре 2017 елда Абу Дабида һәм 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатларына әзерлек буенча соңгы вакытта башкарылган эшләр турында хисап биреп, чыгышлар ясадылар. WSIның Россиядәге рәсми делегаты Наталия Золотарева үз презентациясендә делегатларга WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек буенча федераль оештыру комитеты төзелгәнлеге һәм эшли башлавы, WSI белән берлектә үзара аңлашу турында Меморандум төзелүе, чемпионатка әзерлек буенча эшче проектлау төркемнәре булдырылу, 2019 елда төп ярыш мәйданы булып торачак Kazan Expo күргәзмәләр комплексы төзелеше барышы турында сөйләде. Үз чыгышында Наталия Золотарева Россиядә дәүләт һәм бизнес ягыннан WorldSkills хәрәкәтенә кызыксыну артуын ассызыклады, Россиядә урта һөнәри белем бирүгә һәм халыкара стандартларны кертү системасындагы үзгәрешләргә басым ясады.

Генераль Ассамблея эше нәтиҗәләре буенча WSI башкаручы директоры Дэвид Хоуи белән Гетерборгта (Швеция) узачак EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты кысаларында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек буенча уртак эш төркемен булдыру турында, шулай ук WSI секретариатының 2016 елның декабрендә Казанга инспекция визиты турында килешенде.

WSI ГенАссамблеясының чираттагы утырышы 2017 елның октябрендә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты кысаларында узачак. 2018 елда WSI ГенАссамблеясының үткәрелү урыны итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Амстердам (Нидерланд) шәһәре сайланган. Башка кандидат шәһәрләр сыйфатында Дублин (Ирландия) һәм Картахена (Колумбия) тәкъдим ителгән иде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Фото

Яңалыклар