“Сочи-2016” Халыкара форумында катнашучыларга WorldSkills Kazan 2019га әзерлек турында сөйләячәкләр

“Сочи-2016” Халыкара форумында катнашучыларга WorldSkills Kazan 2019га әзерлек турында сөйләячәкләр

29 Сентябрь 2016 - 17:05
Рәсми хроника
  • WorldSkills 2019
Басма өчен версия

WorldSkills Kazan 2019 һәм WorldSkills Russia стендлары 29 нчы сентябрьдән 2 нче октябрьгә кадәр Сочида уза торган “Сочи-2016” Халыкара инвестиция форумында тәкъдим ителде.

Халыкара инвестиция форумы - дөнья икътисады һәм аның заманча тенденцияләре үсеше мәсьәләләре турында фикер алышу, Россиянең инвестиция һәм икътисадый куәтен презентацияләү, Россия һәм чит илләрнең бизнес, сәясәт, экспертлар һәм медиа-берлекләре вәкилләре арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм үзара хезмәттәшлек өчен традицион мәйдан.

Эш программасы һәм күргәзмәнең бергә туры килүе эш активлыгының төп мәсьәләләре буенча фикер алышуга һәм төбәкләргә инвестицияләр җәлеп итүгә, конкрет тармаклар, компанияләр һәм проектлар өчен нәтиҗәле икътисадый чишелешләр табарга, үзара файдалы булган коммерцияле һәм фәнни элемтәләр булдырырга мөмкинлек бирә. Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев катнашында уза.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агетлыгы” союзы күргәзмәдә WorldSkills Kazan 2019 һәм WorldSkills Russia стендларын тәкъдим иттеләр. Кунаклар һәм катнашучылар биредә Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты турындагы мәгълүмат белән таныша, анда күпме кеше, экспертлар катнашачагы, күпме эшче һөнәрләр тәкъдим ителәчәге; ярышлар уза торган төп мәйдан - “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге; WorldSkills авылы; Culture Skills Park төп мәдәни-күңел ачу мәйданы турында белә алачаклар. Моннан тыш Казан турындагы, Катнашучылар авылы һәм WorldSkills Kazan 2019га әзерлек турындагы промороликлар да трансляцияләнә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар