Бөтенроссия ГТО комплексының маркетинг программасы эшли башлады

Бөтенроссия ГТО комплексының маркетинг программасы эшли башлады

29 Сентябрь 2016 - 15:35
Интервью
  • ГТО
Басма өчен версия

Россия Президенты Указы нигезендә 2014 елдан ГТО комплексын этаплап гамәлгә ашыру эшләре башланып китте. Бу эшкә илнең барлык төбәкләре дә кушылды. Россия Спорт министрлыгы әлеге процессны координацияләүне башкарма хакимиятнең башка федераль органнары белән тыгыз бәйләнештә гамәлгә ашыра.  Комплекс сынаулары нормативлары буенча тест узуга барлык укучылар һәм халыкның эшләүче өлешенең аерым категорияләре тартылдылар һәм алар, уртача алганда, физик әзерлекләре югары дәрәҗәдә булуны күрсәтәләр. ГТО комплексын үткәрүнең чираттагы этабы 2017 елның 1 нче гыйнварыннан башлана һәм ГТО комплексын Россия Федерациясенең барлык территориясендә һәм халыкның барлык катлаулары арасында таратуны күздә тота. Яңа этап башланыр алдыннан Россия Спорт министрлыгы, физкультура-спорт хәрәкәте үсешенең яңа тармагы буларак, ГТО маркетинг программасын башлап җибәрә. Әлеге программа комплекска кабатланмас образ тудырып һәм аның танылучанлыгын арттырып кына калмыйча, ил халкы арасында ГТО белән кызыксыну һәм аңа әзерлек, аның сынауларын үтәү дәрәҗәсен дә арттырачак. Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Леонтьевич Мутко Р-Спорт журналистына биргән интервьюсында ГТО комплексын үткәрү нәтиҗәләре һәм аны алга таба үстерүнең төп юнәлешләре, шул исәптән маркетинг программасы турында сөйләде.

Журналист:

Виталий Леонтьевич, ГТО комплексын торгызу турындагы Указ имзаланганнан соң ике ел узды. Аны Россия халкы арасында үткәрү барышын ничек бәялисез, нәрсәләр барып чыкты, ниләр өстендә әле эшлисе бар?

В.Л.Мутко:

Әйе, сез хаклы. 2014 елның мартында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культураны һәм спортны үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча гражданнарга өзлексез физик тәрбия бирү һәм милләтне сәламәтләндерү механизмы буларак “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын торгызу инициативасы Дәүләт башлыгы тарафыннан хупланды.

Ике ел эчендә без ГТО комплексын этаплап үткәрү планына кертелгән чараларны, “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертүне, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә комплексны үткәрү һәм гамәлгә ашыруның төп аспектларын көйли торган норматив-хокукый актларны эшләү һәм эшләтеп җибәрүне дә исәпкә алып, тулысынча үтәдек.

Федераль һәм төбәкләр бюджетларының финанс ярдәме белән 2 меңнән артык Тестлаштыру үзәкләре булдырылды һәм алар эшләп килә, аларда инде 583 960 россияле ГТО сынауларын үтәргә кереште.
250 000нән артык кеше, бу исә 43%, инде тестларны уздылар һәм физик әзерлек дәрәҗәләре яхшы булуын раслап, ГТО комплексының тиешле аерымлык билгеләренә ия булдылар: 65 210 кеше - алтын аерымлык билгесенә, 105 133 кеше - көмеш һәм 70 344 кеше - бронза аерымлык билгесенә ия булды.

Беренче статистик мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре безгә халыкның төрле яшьтәге төркемнәренең физик әзерлек дәрәҗәләре канәгатьләнерлек икәнлеген, шулай ук безнең тарафтан уздырылган һәм алар барышында сыгылмалылык, көч, җитезлек, түземлелек һәм замана кешесендә булырга тиешле күнекмәләр күрсәткечләре нормативлары билгеләнә торган фәнни эзләнүләр нәтиҗәләренең дөрес булуын күрсәтә.

Без ГТО комплексы тарафыннан тәкъдим ителә торган сынауларны үтәүнең аларны үтәргә керешкән кешеләрнең гомуми саныннан яртысына артык авырлык тудырмавын күрәбез, бу исә дәүләт таләпләренең югары да, шул ук вакытта түбән дә булмавын, әмма шулай да билгеле бер дәрәҗәдәге әзерлек сораганлыгын күрсәтә.

Аерымлык билгеләренә ия булучылар барысы да тиешле боерыклар белән рәсмиләштереп теркәлделәр һәм инде үзләренә тиешле аерымлык билгеләрен һәм аларга таныклыкларны тантаналы шартларда кабул итеп алдылар.

Илнең физкультура-спорт хәрәкәтендә катнашучылар, шулай ук аларның уңышлары исәбен алып бару өчен үз эченә тәүлегенә уртача алганда 145 мең кереп караулар булган Интернет-портал эшен дә алган бердәй мәгълүматлар базасы (ГТО АИС) булдырылган. ГТО АИСта инде 3,5 млн. россияле теркәлгән. Бу сан көннән-көн арта.

ГТО комплексы чараларын гамәлгә ашыру федераль һәм төбәкләр массакүләм мәгълүмат чараларында системалы рәвештә яктыртылып барыла, бу эшне без җайга салдык инде. Журналист коллегаларыбызга әлеге уртак эшчәнлек һәм теманы яктыртуга булган кызыксынулары өчен бик рәхмәтлебез. Соңгы елда гына да ГТО комплексына йөз меңнән артык язма һәм телевизион сюжетлар багышланды, аларның күпчелеге позитив һәм конструктив характерда.

Шулай итеп, ГТО комплексы үсеше һәм аның Россия гражданнары тормышына үтеп керү темплары бүген безне тулысынча канәгатьләндерә дип әйтә алабыз, әле без күпмедер дәрәҗәдә графиктан алда да барабыз.

Берничә айдан без ГТО комплексын үткәрүнең өченче этабын башлап җибәрәчәкбез, анда инде ГТО комплексы Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәр россияле тормышының аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Моңа без тулысынча әзерлек белән киләбез.

Журналист:

Виталий Леонтьевич, мондый масштаблы проект, билгеле ки, ярыйсы ук зур акчалар, финанслау таләп итә. Әмма без дәүләт финанславының зур өлешенең югары уңышлар спортын күтәрүгә киткәнлеген белеп торабыз, ә массакүләм физкультураны финанслауга акча аз бүленә. ГТО комплексына килгәндә, бу җәһәттән эшләр ничек тора?

В.Л.Мутко:

Югары уңышлар спорты чыннан да дәүләттән зур финанслау таләп итә, моннан тыш, аудиториянең игътибары югары булу аркасында ул әле профессиональ спортка ярдәм йөзеннән зур акчалар инвестицияләүче бизнес өчен дә бик кызыктыргыч нәрсә.

Бу аңлашыла да, чөнки югары уңышлар спорты ил имиджына йогынты ясый, коммерцияле партнерларны телетрансляцияләр һәм реклама кысаларында, бигрәк тә телетамашачылар аудиториясе 3-4 миллиардка җитәргә мөмкин булган титуллы турнирларда бар дөньяга билгеле итүнең кабатланмас мөмкинлеген бирә.
Әлеге факторлар барысы бергә зур бизнесны җәлеп итә һәм аны спортның төрле төрләре буенча Россия җыелма командаларын финанслауда катнашуга, “Бер ил - бер команда!” шигаре астында Олимпия ярышларын яклауга, футбол, хоккей, баскетбол, волейбол һәм спортның башка төрләре буенча профессиональ клубларга ярдәм итәргә кызыктыра.

Бүгенге көндә эре бизнес вәкилләрендә, билгеле сәбәпләр аркасында, массакүләм спортны финанслауга кызыксыну уянмый. Әмма мин маркетинг программасында катнашуга без тәкъдим итә торган шартлар халыкның сәламәт яшәү рәвешен алып баруын хуплаучы компанияләргә кызыклы булыр дип ышанам.

Шул ук вакытта массакүләм спорт финанслау һәм дәүләт ярдәменнән мәхрүм дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килми. Аңа ярдәмгә ел саен федераль бюджеттан да, төбәкләр бюджетыннан да ярыйсы ук күп акчалар бүлеп бирелә. Сүз уңаеннан, ГТО комплексы шулай ук тотрыклы финанс ярдәменә ия. ГТО комплексын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле ул максатларга федераль бюджеттан 2014 елда - 99,1 млн. сум, 2015 елда - 233,3 млн. сум, 2016 елда - 264,4 млн. сум, шул исәптән Россия Федерациясенең ГТО комплексы кысаларында халыкны тестлаштыру чараларын гамәлгә ашыручы субъектларына финанс ярдәме күрсәтүгә (127,4 млн. сум) акчалар бүлеп бирелде.

Төбәкләрне финанслау сизелерлек нәтиҗәләр бирде, без ГТО комплексын этаплап үткәрү кысаларында планлаштырылган эшләрнең барысын да гамәлгә ашырдык, кирәкле базаны булдырдык, ил төбәкләрендә системалы рәвештә җәйге һәм кышкы ГТО фестивальләрен, айлыклар һәм декадаларны, ГТО комплексы сынауларын үтәүне үз эченә алган башка физкультура-массакүләм чараларны уздырабыз. Моннан тыш “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль законның яңа редакциясе нигезендә ГТО комплексы чараларын финанслау федераль бюджет акчалары хисабына гына гамәлгә ашырылмый: субъектлар һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә шулай ук бу максатларга төбәк һәм җирле бюджетлардан тиешле акчалар бүлеп бирергә кушылган. Һәм төбәкләрдә бу йөкләмә үтәлә. Федераль акчалар белән беррәттән ГТО комплексын гамәлгә ашыру максатларына субъектлардан да гомумән алганда 450,8 млн. сум акча бүлеп бирелде (2015 елда - 192,8 млн. сум, 2016 елда - 258,0 млн. сум). Шулай итеп, ГТО комплексын тулаем финанслау 2015-2016 елларда 1 млрд.сумга якын булды.

Без әле Тестлаштыру үзәкләре санын һәм 2017 елда ГТО комплексына җәлеп ителәчәк халык санын арттыруны да күздә тотабыз бит, бу исә чыгымнарның да артуына китерәчәк. Монда инде Тестлаштыру үзәкләре эше дә, сынауларны кабул итүне оештыру да, спорт объектларын арендалау да, коммуналь чыгымнарны каплау да, җәлеп ителгән белгечләргә һәм судьяларга хезмәт хакы түләү дә керә.

Моннан тыш, шунысына да игътибар итегез, беренче этапта халыкның ГТО комплексы нормаларын үтәүгә җәлеп ителү дәрәҗәсе, шул исәптән тест режимында һәм фәнни тикшеренүләр кысаларында да, 3-5 млн. кешедән артык түгел иде, ә киләсе елга без 20-22 млн. кешене колачларга җыенабыз (Россия халкының гомуми саныннан 15% ка кадәр).

Бу фактор безне дәүләттән бирелә торган акчалар белән беррәттән чыгымнарның җитеп бетмәгән өлешен каплау мөмкинлеген бирә торган өстәмә акча чыганаклары да эзләүгә этәрә. Биредә инде безгә барлык мөмкин булган бюджеттан тыш чараларны җәлеп итәргә, аны маркетинг программасы кысаларында ГТО комплексы партнеры сыйфатында җәлеп итеп, эре бизнестан яклау эзләргә туры киләчәк.

Журналист:

ГТО маркетинг программасының үзенчәлеге нәрсәдә һәм анда катнашу бизнес өчен кай ягы белән отышлы?

В.Л.Мутко:

Безнең спонсорлар һәм партнерларны зур спорт проектларына җәлеп итү буенча уңай тәҗрибәбез бар. Мисалга, Казанда 2013 елда узган Универсиада, Мәскәүдә җиңел атлетика буенча 2014 елда узган дөнья чемпионаты, сүз дә юк, Сочида 2014 елда узган Олимпиада һәм Паралимпиада уеннары, Су спорт төрләре буенча 2015 елда узган дөнья чемпионаты һәм башкалар. Уртак эшчәнлеккә җәлеп ителгән компанияләр чараларда актив катнашучылар гына булып калмыйча, үз акчаларын кертеп, проектларга әзерлек һәм аларны гамәлгә ашыру барышында бюджетка төшкән авырлыкны киметү мөмкинлеген бирделәр. Шуның белән беррәттән, әлеге проектларның башлану һәм төгәлләнү вакытлары бар иде.
ГТО комплексы исә заманча Россия тарихында яңа, кабатланмас проект булып тора һәм ул билгеле бер урынга, вакытка бәйләнмәгән, катнашучыларның яшьләрендә дә чикләү юк, шуңа күрә маркетинг программасы бик уйлап якын килүне һәм аны эшләүгә төрле белгечләрне җәлеп итүне таләп итте. Шул нюансларны исәпкә алып, без ГТО комплексының, проектның тагын бер өлеше буларак, безгә ГТО комплексы чараларының бюджеттан тыш чыганаклардан финанслануын тәэмин итүгә ярдәм итәргә тиешле маркетинг программасын эшләдек. Бу юнәлештә эшнең төп бурычы булып Россия Федерациясе икътисадының шәхси һәм дәүләт секторлары акчаларын җәлеп итү тора.

Маркетинг программасы, Россия Спорт министрлыгы каршында оешкан Координацияләү комиссиясе тарафыннан, физкультура - спорт җәмәгатьчелеге, башкарма хакимиятнең федераль органнарын тәкъдим итүче комиссия әгъзалары, физкультура-спорт клублары һәм аларның берләшмәләре, танылган спортчылар, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кебек барлык кызыксынган затларның фикер алышуларыннан соң, утырышларның берсендә яклау тапты һәм хупланды.

Безнең тарафтан эшләнгән программа, профессиональ спорттагы кебек эре бизнесның гына катнашуын түгел, уртак эшчәнлеккә массакүләм базарга һәм товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗлары булган кулланучыларга ориентлаша торган урта һәм кече бизнесны да җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

Без, “уен” шартларын максималь уңайлаштырып, маркетинг программасына кызыксынган барлык оешмаларны да тартырга уйлыйбыз. Инде хәзер үк ГТО комплексы символикасы таныла торганга әйләнде дип әйтергә була. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән ике ел дәвамындагы актив эшчәнлек нәтиҗәсендә без, аерым бер график элементларның ГТО комплексы белән анык ассоциациясен формалаштырып, ГТО комплексы образын булдыра, халыкның фирма стиленә аңлы карашын яхшырта алдык. 

Шулай итеп, урта һәм кече бизнес, үзләрен милли проектта танытып һәм ГТО комплексына финанс ягыннан һәм натураль формада ярдәм күрсәтеп, үз имиджларын һәм бизнесларын ныгытуның бик матур мөмкинлегенә ия булалар.

Бизнес вәкилләреннән аларның спорт проектларына, командаларга, клубларга булышырга теләкләре барлыгын, әмма “маркетинг пакетлары” сыйфатында билгеләнгән күләмдәге акчаларны түләү мөмкинлеген таба алмаулары турында еш ишетергә туры килә. ГТО исә урта һәм кече бизнеска зур милли проектның бер өлешенә әверелү һәм гомумән алганда илнең дә, шулай ук аерым төбәкнең массакүләм аудиториясенә чыгуның өстәмә мөмкинлеген бирә.

Бер яктан, урта һәм кече бизнес акчалары ГТО комплексына салынмый, инвестицияләү, турыдан-туры булмаса да, аның товарын кулланучы булып торган халыкка кертелә. Икенче яктан, ГТО комплексының Россия “продукты” икәнлеген исәпкә алып, маркетинг программасына нигездә Россия бизнесы җәлеп ителәчәк, бу исә шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендә импорт товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне алыштыру юнәлешендә стратегик мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Төбәк партнерлыгы программаны гамәлгә ашыруның аерым юнәлеше булып тора. Ул, эш механизмы буларак, Россия Федерациясе субъектларына бюджеттан тыш акчаларны формалаштыру һәм төбәктә ГТО комплексын гамәлгә ашыруга киткән чыгымнарны каплау чыганагы буларак җирле “базар уенчыларын” җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк.

Лицензияләштерү маркетинг программасының өстәмә төре булачак. Ул аерым бер төр продукция чыгару өчен ГТО товар билгесен коммерцияле куллану хокукына ия булу мөмкинлеген бирә.

Биредә бизнес үз брендын ил халкына җиткерү, товарын сату күләмен арттыру мөмкинлегенә ия булса, без исә сәүдәдән билгеле бер күләмдә расланган керемнәр ала алачакбыз. Лицензияле продукциягә төп таләп - сертификация һәм замана базарының югары стандартларына туры килү.

Мин теләүчеләрнең барысын да маркетинг программасы кысаларындагы һәм иң өстенлекле милли проектларның берсе буларак, ГТО комплексын алга этәрү кысаларында уртак эшчәнлеккә чакырырга телим.

“Р-Спорт”

Яңалыклар