Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатында 8 дөнья рекорды куелды

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатында 8 дөнья рекорды куелды

14 Сентябрь 2016 - 19:51
Рәсми хроника Басма өчен версия

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча бүген тәмамланган дөнья чемпионатында 8 дөнья рекорды куелды. Команда зачетында беренче урында - Украина.

Бүген кич Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт базасында дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды. Россия Сурдлимпия комитеты президенты Александр Романцов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Начар ишетүчеләр спорты халыкара комитетының башкаручы директоры Дмитрий Ребров һәм ТР Стендка ату һәм пуля белән ату федерациясе президенты Сергей Демин аның мәртәбәле кунаклары булдылар.

 Хәлил Шәйхетдинов спортчыларны начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча тарихта беренче дөнья чемпионатының уңышлы тәмамлануы белән котлады. “Спортчы-сурдлимпиячеләр арасында Казанда мондый зур ярышларның уздырылганы юк иде әле. Әлеге мөһим халыкара стартны үткәрү мөмкинлеге нәкъ менә Татарстанга бирелгәнгә бик шатбыз. Ул соңгысы булмас дип өметләнәбез, - диде ул. - Бирегә килеп югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәткән спортчыларны күрү бик күңелле булды. Безнең мең еллык тарихлы башкалада булу аларга рәхәт булгандыр, матур ярышларны карау өстенә, шәһәр, аның мәдәнияте һәм матур урыннары белән дә танышкансыздыр дип ышанабыз. Сезне кабат көтеп калабыз”. Министр урынбасары шулай ук Дмитрий Ребров һәм Александр Романцовка начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионаты медаль комплектларын тапшырды.

Россия Сурдлимпия комитеты президенты үз чиратында ярышларның оештырылу дәрәҗәсенә югары бәя бирде һәм ДЧ уздыруда катнашкан барча кешеләргә рәхмәт әйтте. Шулай ук спортчыларга мөрәҗәгать итеп: “Осталыклары, финалда матур көрәш күрсәткәннәре өчен, шулай ук безнең спорт төрен үстергәннәре өчен ярышларда катнашучыларга рәхмәт. Казаннан сез турнир турында бары тик матур истәлекләр белән генә китәсездер дип ышанам. Төркиядә 2017 елда узачак Сурдлимпия уеннарында да уңышлы итеп чыгыш ясарсыз дип өметләнәм”, - диде Александр Романцов.

Ябылу тантанасы Сурдлимпия спорты халыкара федерациясе флагын киләсе уеннарны оештыручыларга тапшыру белән ябылды.

“Волонтерлык өлкәсендә тәҗрибәм зур булса да, бу чемпионат барыбер дә үзенчәлекле, бу төрдә беренчесе булды. Пуля белән ату ярышы белән, сурдлимпия спорты белән танышу булды ул. Коммуникация ягыннан берникадәр кыенлыклар булса да, шунысына инандым - яхшы кешеләр өчен бернинди дә киртәләр юк”, - дип белдерде волонтерларның берсе Дамир Рәхмәтуллин.

Дөнья чемпионаты Казанда 8 нче сентябрьдән 14енә кадәр “Динамо” спорт базасының ату үзәгендә узды. Ярышларда 16 илдән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнашты. Гомумән алганда, пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән ату буенча медальләрнең 12 комплекты уйнатылды. Чемпионат вакытында 8 дөнья рекорды куелды, медальләр дөньяның 8 иленә китте. Медальләрне иң күп җыючы ил - Украина, алар 12 медаль алдылар, шуларның 7се - алтын. Россия спортчылары икенче баскычта - аларның 11 медаленең 2се алтын. Өченче урында, 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медальләр белән, немецлар.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте


Яңалыклар