Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча ДЧ Украина спортчысы җиңүе белән тәмамланды

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча ДЧ Украина спортчысы җиңүе белән тәмамланды

14 Сентябрь 2016 - 18:31
Спорт Басма өчен версия

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенда дөнья чемпионаты программасын винтовкадан атучы кызлар төгәлләде. Дан пьедесталы ярыйсы ук экзотик иде: Украина - Сербия - Һиндстан.

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча уза торган дөнья чемпионатында “пневматик винтовка, 10 м” (ВП-4) күнекмәсендә чираттагы дөнья рекорды куелды. Аның авторы - Украина спортчысы Светлана Яценко - 201,6 очко. Икенче урында Сербия кызы Джордана Микович Мучибабич - 200,3 очко, призлы өчлекне Һиндстан спортчысы Дешмукх Приеша Шарадрао (180,4) япты. Европаныкы булмаган атучылар өчен бу Татарстан башкаласында уза торган дөнья чемпионатында беренче медальләр. Россия җыелмасы лидеры Юлия Чурсина медальләрдән бер адым ераклыкта калды, 4 нче булды.

“Зур ярышларда “алтын” алганым юк иде әле, әмма узган Сурдлимпиадада, Европа чемпионатларында призлы урыннарга ия булган идем, - диде чемпионка. - Безнең җыелма команда бик яхшы, тренерлар штабына зур рәхмәт”. Яценко сүзләренчә, аның кем булачагы кечкенә чакта ук хәл ителгән булган инде - ул аучы кызы. “Секциягә мине әти бирде, әмма мин барыннан да канәгать һәм аңа рәхмәтлемен”, - ди ул.

Украинадан булган спортчы кыз ярышларга югары бәя бирде. “Оештыру дәрәҗәсе бик югары, бирегә кабат килү мөмкинлеге туса, бик шат булачакмын, Казан белән якыннанрак танышырга телим”, - ди ул.

Сербия кызы өчен медаль көтелмәгән хәл булмаган. “Әлбәттә, бу минем өчен дә, безнең барыбыз өчен дә зур уңыш, әмма мин җиңүче дә була ала идем. Без бу чемпионатка бик озак әзерләндек, шуңа да мин медальгә лаек булдым, - дип сөйләде көмеш медаль иясе. - Мин спортта инде 10 ел, Сурдлимпиада “бронза”ларым, Европа чемпионаты “көмеш”ем бар. Ниһаять, беренче урынга чыгасы килә, киләсе ярышларны көтәм”. Микович Мучибабич фикеренчә, пуля белән ату - акыллы һәм яхшы кешеләр спорты. “Бу спортның команда төре түгел, биредә син бары тик үзеңә генә таянасың, беркем дә ярдәм итә алмый, ә тирдан чыккач без дуслар”, - ди кыз.

Сербия спортчы кызы турнирга шулай ук югары бәя бирде. “Минем чыгыш ясау дәверендә оештыру дәрәҗәсе биредә иң яхшысы, бар да шәп. Төркиядән соң Сурдлимпиаданы биредә уздыруларын бик теләр идем. Монда кешеләр яхшы күңелле. Беренче тапкыр килдем, Казанга гашыйк та булдым. Шәһәр чиста, матур, биредә без әллә кайларга билгеле булган Россия кунакчыллыгын, татар кунакчыллыгын тойдык”.

Һиндстан кызы үзенә мондый уңыш елмаер дип көтмәгән булган, хисләрен тыя алмыйча, ул тренерын кочаклап елады. “Мин шатлыгымнан елыйм, бу яшьләр шатлык яшьләре. Мин бәхетле. Биредә миңа бик ошады, шәһәр дә, атмосфера да, кешеләр дә искиткеч. Ризыкларга күнегү авыррак булды, әмма болар мөһим түгел - чемпионат искиткеч яхшы узды. Әлегә кадәр ышана алмыйм. Бу минем өчен гаҗәеп зур уңыш”, - диде “бронза” иясе.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар