Украина спортчысы Колодий Казанда пистолетчылар арасында ДЧ җиңүчесе булды

Украина спортчысы Колодий Казанда пистолетчылар арасында ДЧ җиңүчесе булды

14 Сентябрь 2016 - 17:07
Спорт

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатының соңгы көне Украина триумфыннан башланды. Әлеге ил вәкиле Александр Колодий Татарстан башкаласындагы турнирда алган медальләре санын “кече калибрлы пистолет, 25 м” (КП-10) күнекмәсендә “алтын” белән баетты.

Ир-ат пистолетчылар арасында медальләрне кабаттан Россия һәм Украина спортчылары бүлеште. Колодий 553-12 нәтиҗәсе белән җиңде, әмма дөнья рекордын куя алмады. “Көмеш” аның ватандашы Сергей Фоминда (543-5), призлы өчлекне Россия спортчысы Антон Малуш (543-6) япты.

Чемпион сүзләренә караганда, бүген спортчыларга, һава торышы бераз җайланып китү сәбәпле, чыгыш ясау җиңелрәк булган. “Һава торышы утырып китте, вакыт-вакыт хәтта урамда чыгыш ясау бина эчендәгегә караганда рәхәтрәк тә булып тоелды - саф һава, зур тир, - дип белдерде Колодий. - Мин дөньяда иң яхшысы, хыялларым чынга ашты”. Украина спортчысы шулай ук Казандагы ДЧның югары дәрәҗәдә узганлыгын әйтеп, оештыручылар һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.

Казанда барлык төр медальләрне дә җыйган Сергей Фомин: “Әйе, мин бүген медальгә исәп тоткан идем, әмма барыбер дулкынландым, арыганлык сиздерде, ярышларның соңгы көне, аны югары нотада төгәллисе килгән иде. Бүген икенче урынга гына ия булдым, әмма дустым җиңде. Мин аның өчен бик шат. Без - Украина җыелма командасы лидерлары, еш кына ил чемпионатларында, өйрәнүләр вакытында үзара көчлеләрне билгелибез, әмма көндәшлек безне көчлерәк кенә итә”, -дип белдерде.

“Буш вакытта без Колодий белән яңа ярышларга әзерләнәбез, ату безнең өчен хобби да, профессия дә”,- диде көмеш медаль иясе. Фомин сүзләренчә, күңел ачу өчен ул стендка ату белән шөгыльләнә, помпалы мылтык белән мавыга. Шулай ук балык тотарга да ярата икән.

Антон Малуш үз чиратында старт алдыннан бик нык дулкынланганлыгын әйтте, шуның аркасында тиешенчә яхшы итеп чыгыш ясый алмаган. “Ни дисәң дә, беренче мондый чемпионат, җитмәсә, өйдә уза - бу бик зур җаваплылык. Зур ярышларда чыгыш ясау тәҗрибәм бар анысы - узган ел мин Европа чемпионатында призлы урын алган идем. Стажым 17 ел диярлек, пистолеттан ярыйсы ук яхшы атам. Сурдлимпиадага яхшырак әзерләнермен, анда җиңәргә тырышачакмын. Киләсе дөнья чемпионатын да көтәм, идея яхшы булды, халыкара стартлар күбрәк кирәк”, - диде ул.

“Без башка илләрдән булган спортчылар белән дустанә мөнәсәбәттә, барлык мәсьәләләр дә тирда хәл ителә, тирдан чыккач без дуслар”, - диде Россия спортчысы.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар