Күренекле спортчы Мошинг Казаннан начар ишетүчеләр арасында ДЧ “алтыны” белән китә

Күренекле спортчы Мошинг Казаннан начар ишетүчеләр арасында ДЧ “алтыны” белән китә

13 Сентябрь 2016 - 19:47
Спорт Басма өчен версия

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча уза торган дөнья чемпионатының соңгы көннәренең берсе кече калибрлы винтовкадан ату ярышында җиңүчене һәм ярышлар призерларын ачыклады. Чемпион булып күренекле атучы, швейцарияле Томас Мошинг танылды. Җиңүен ул яңа дөнья рекорды белән ныгытты.

“Кече калибрлы винтовка, 50 м” (КВ-6) күнекмәсендә өч төрле позициядән - ятып, тезләнеп һәм баскан килеш атарга кирәк иде. Үзенчәлекле марафонда Швейцария спортчысы Томаш Мошинг яңа дөнья рекорды куеп, 442,6 очко җыеп җиңүче булды. Икенче урында немец Колин Мюллер (438,6), призлы өчлекне украиналы Дмитрий Петренко (426,4) япты.

“Баштарак берни дә килеп чыкмады, мин бик борчылдым, бүген исә иң яхшы нәтиҗәмне күрсәттем”, - диде Мошинг җиңүдән соң. - Башта квалификациядә, аннары финалда җиңдем”. Алмашынучан һава торышы аңа комачауламаган, киресенчә, көндәшләре алдында үзенчәлекле өстенлек биргән икән. Статус белән бәйле басымга килгәндә, ул: “Минем Казанда алган “бронза” һәм “көмеш” медалем бар, “алтын” аласы килә иде. Бу уңышка таба бик озын юл булды, ниһаять, ул мин теләгәнчә төгәлләнде, мин дөнья чемпионы”, - диде.

Швейцария вәкиле Татарстан башкаласында узган дөнья чемпионатының әзерлегенә югары бәя бирде: “Мин Казанда беренче тапкыр, әмма ату урынының уңайлылыгын, турнирның оештырылу дәрәҗәсенең югары булуын әйтә алам. Кешеләр, хезмәткәрләр, волонтерлар бик әйбәтләр. Безгә оештырылган зур булмаган экскурсиядән дә чыгып әйтә алам - Казан бик лаеклы Европа шәһәре”. Мошинг шулай ук дөнья чемпионатын уздыру идеясенең үзен тулысынча аклаганын да әйтте. “Европалылар белән генә түгел, килә калсалар, Азия, Америка илләреннән булган спортчылар белән дә очрашу кызыклы. Сурдлимпиада - бик яхшы, әмма аннан тыш халыкара стартлар да булырга тиеш”, - ди ул.

Казанда медальләрнең тулы комплектын җыйган немец Колин Мюллер шулай ук үз-үзеннән канәгать икәнлеген әйтте. “Баштарак мин дулкынландым, борчылдым, җыела алмадым. Үз-үземне кулга алырга кирәк иде. Квалификацияне начар уздым, әмма ул чакта һава торышы да комачаулады - атарга бик уңайсыз булды, җил, яңгыр иде. Финалның бина эчендә узуы яхшы булды, шанслар артты. Мин бәхетле, биредә барысы да яхшы килеп чыкты”, - диде ул.

“Көмеш - начар түгел, мин үземнән күпкә тәҗрибәлерәк, күренеклерәк булган Томас Мошингка гына оттырдым, ул булганда җиңүгә өметләнү авыр. Минем әле барысы да алда, әле Сурдлимпиадада көрәшәсе бар, алга чыгу мөмкинлеге юк түгел”, - диде Германия вәкиле.

“Ни өчен ату, пуля белән атумы? Ә ни өчен нәкъ менә шулай булмаска тиеш? Мин спорт белән 2005 елдан бирле шөгыльләнәм, зур ярышларда 2011 елда катнаша башладым. Мин бар кеше дә ату белән шөгыльләнә, шуның турында гына сөйләшә торган кечкенә шәһәрдә яшәдем, шуңа күрә секциягә язылдым да - килеп чыга башлагач, бу спорт төре миңа ошап китте. Безнең олимпия җыелмасы да, паралимпиянеке дә бик яхшы, ату өлкәсендә зур традицияләребез бар, шуңа күрә мин, Германия данын яклап, максималь яхшы итеп чыгыш ясарга тиешмен”, - дип белдерде көмеш медаль иясе.

Украина егете Дмитрий Петренко өчен “бронза” зурлар дәрәҗәсендә беренче җиңү булды. “Мин көндәшлектән курыкмадым, аңа әзер идем, ныклап шөгыльләндем, җиңә алуымны белә идем. Хисләрне тыеп булмау аркасында гына җиңүче була алмадым. Квалификация узганда тыныч идем, төз аттым, ә менә финал башлануга бик нык дулкынланырга тотындым. Биредә мин инде өченче дисциплинада чыгыш ясыйм, шуңа күрә ярышларның ничек узуын беләм, әмма белү һәм тою, аңлау бер үк нәрсә түгел шул”, - диде спортчы егет.

“Мин дөньякүләм атышка әле эләктем генә, әмма хәзер яңа үрләр яуларга планлаштырам. Төркиядә узачак Сурдлимпиадада җиңәргә телим, профессионаллар арасында Украина чемпионатында яхшы итеп чыгыш ясарга, сәламәт атлетлар өчен чемпионатларга эләгергә, бәлки әле Токиода узачак Олимпиадага да эләгергә телим”, - дип планнары белән уртаклашты Петренко.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар