Һава торышы Казанда начар ишетүчеләр арасында уза торган дөнья чемпионатында яңа дөнья рекорды куярга комачауламады

Һава торышы Казанда начар ишетүчеләр арасында уза торган дөнья чемпионатында яңа дөнья рекорды куярга комачауламады

13 Сентябрь 2016 - 17:01
Спорт Басма өчен версия

Казанда бүген начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча уза торган дөнья чемпионатында чираттагы дөнья рекорды куелды. Яңа дөнья рекордын Германия пистолетчысы куйды.

Татарстан башкаласында уза торган турнир финаллары расписаниесенә бүген һава торышы бераз үзгәрешләр кертте. Ир-атлар арасында “кече калибрлы пистолет, 25 м” (КП-8) күнекмәсендә ярышлар планлаштырылганнан иртәрәк башланды. Бу төрдә җиңүче булып немец Вернер Лакербауэр танылды, ул яңа дөнья рекорды куйды -561-15. “Көмеш” Финляндия вәкиле Клаус Тупида - 558-12, пьедесталның өченче баскычына Украина спортчысы Сергей Фомин күтәрелде - 555-10.

Чемпион булган һәм яңа дөнья рекордын куйган Вернер Лакербауэр сүзне кыска тотты: “Һава торышы начар булуга да карамастан җиңә алуыма бик шатмын. Бу минем беренче зур уңышым. Кызганычка,бәйрәм итәргә хәл генә калмады, чемпионат бик озын булды һәм арытты, тизрәк кунакханәгә кайтып йокларга телим”, - диде ул.

Үз чиратында көмеш медаль иясе Клаус Тупи ДЧ медале аның өчен көтелмәгән бүләк булуын әйтте. Спортчы сурдлимпия атуы белән 2006 елдан бирле шөгыльләнә, әмма пистолеттан әле узган ел гына ата башлаган, аңа кадәр винтовкадан аткан. Казанда уза торган турнирның оештырылу дәрәҗәсен ул югары бәяләде: “Барысы да бик ошады, туклану да, транспорт ягы да, тир да бик яхшы - спортчы өчен кирәк булган бар нәрсә дә бар. Мин монда ял итәргә килмәсәм дә, безгә бераз экскурсия уздырдылар, кызыклы булды”, - диде ул.

Ә Сергей Фоминның һава торышының начар булуына әллә ни исе китмәгән, мондый хәл минем өчен беренче тапыр түгел инде ди ул. “Бүген кояш болыт артына бер керде, бер чыкты, даими рәвештә җил торышын карап, атарга җайлашырга туры килде. Минем өчен мондый шартларда ату беренчесе түгел, мин моңа әзер идем, атуга җаваплырак карарга гына кирәк булды”, - диде спортчы.

“Җиңгән, “алтын” алган, син иң яхшысы дип танылып, синең хөрмәткә гимн уйнаган чакта күңеллерәк инде, билгеле, әмма хәзер дә мин беренче өчлеккә эләгүемә бик шат, нәтиҗәдән канәгатьмен”, - ди Украина спортчысы.

Чемпионатка йомгак ясап, Фомин: “Минем төп дисциплинам - 25 метр, тизләтелгән ату, әмма мин барлык дисциплиналарда да яхшы итеп чыгыш ясарга тырышам. Сурдлимпиадага эләгү өчен шул ук рухта эшләргә тырышачакмын. Әлегә илдә мин иң яхшысы, әмма бездә яшьләр сәләтле, алар үкчәгә басып килә. Ату спортында беренче көнем түгел, яхшы ишетә торганнар спортында да җыелма команда өчен чыгыш ясыйм, әмма сурдлимпия спорты күңелгә якынрак”, - диде. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар