Дания егетләре һәм Испания кызлары Бадминтон буенча Европа чемпионатында җиңүләргә ирештеләр

Дания егетләре һәм Испания кызлары Бадминтон буенча Европа чемпионатында җиңүләргә ирештеләр

17 Февраль 2016 - 14:45
Спорт Басма өчен версия

Казанда уза торган Бадминтон буенча Европа чемпионатының икенче уен көне сюрпризларсыз башланды.

Чәршәмбе көнне иртән Казанның Гимнастика үзәге кортларына беренче һәм дүртенче төркемнәрдән ир-атлар җылма командалары, шулай ук 2 квартетыннан булган кызлар чыкты.

Даниялеләр хорватлар белән очрашуда бернинди кыенлык күрмичә, барлык биш партияне дә оттылар. Хәзер алар активында ике җиңү. Шулай ук төрекләр дә Финляндия җыелмасы белән уенда коры җиңүгә ирештеләр. Шотландия Словакияне ышанычлы рәвештә отты, ә французлар шведларны авырлык белән җиңделәр. Хатын-кызлар турнирында Испания Болгариягә кичәге җиңелүенең үчен кайтарды, Бельгиядән булган көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмады. Болгария бадминтончылары исә үз чиратларында Эстония командасын оттылар.

Матч нәтиҗәләрен биредә карарга була. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Фото

Яңалыклар