Бадминтон буенча Европа чемпионаты. Беренче көн нәтиҗәләре

Бадминтон буенча Европа чемпионаты. Беренче көн нәтиҗәләре

16 Февраль 2016 - 22:00
Спорт Басма өчен версия

16 нчы февральдә Казанның “Гимнастика үзәге” белем бирү-спорт комплексында бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионатының старт матчлары булып узды. 

Турнир фаворитлары булган даниялеләр көндәшләренә бернинди мөмкинлек тә калдырмыйча, ялгышларсыз уйнадылар. Ир-атлар җыелма командасы төрекләр белән бер авырлыксыз уйнаса (5:0), хатын-кызлар командасы Финляндиядән булган көндәшләрен 4:1 исәбе белән җиңүгә иреште.

Ә менә Испания хатын-кызлар командасы – Европа бадминтонында шулай ук төп уенчылар – тискәре сюрприз күрсәтте диргә кирәк. Алар Болгария командасына 2:3 исәбе белән җиңелделәр. Моннан ике ел элек Базелда бронза медаль алган Болгария командасы быел да шул елдагыдан түбәнрәк нәтиҗәгә йөз тотмый, күрәсең.

Россия җыелма командасы да җанатарлары каршында лаеклы чыгыш ясады, ике җиңүгә иреште. Ир-атлар Словения командасын җиңсәләр (4:1), хатын-кызлар ирландиялеләрне коры исәпкә калдырдылар – 5:0. Хатын-кызлар җыелмасы ким дигәндә финалга эләгергә теләүләрен яшермиләр. “Матч без уйлаганча 5:0 исәбе белән тәмамланды. Барлык кызларыбыз да яхшы формада, шулай булгач, без бары тик җиңүгә генә өметләнәбез, - дип ассызыклады Россия җыелма командасы әгъзасы Татьяна Бибик. - Турнирдагы беренче уен һәрвакыт авыр була, әмма Ксения Поликарпова бик ышанычлы уйнады, 2:1 исәбе белән җиңде. Алга таба инде җиңелрәк, план буенча китте. Безнең кече төркемне әллә ни көчле дип әйтеп булмый, шуңа күрә ышанычлы төстә җиңүгә һәм чирекфинал һәм ярымфиналга әзерләнүгә йөз тотабыз. Максималь бурыч - финалга эләгү. Биредә бик көчле көндәшләр бар - мисалга, Англия, Германия, әмма без финалга эләгергә планлаштырабыз. Анда инде күз күрер. Оештыру ягына тел-теш тидерерлек түгел. Шартлар югары дәрәҗәдә тудырылган, Европадагы кебек. Мондый шартларда өйдә уйнау бик рәхәт”.

Европа чемпионаты. Төркем этабы

Ир-атлар

1 төркем

Дания - Төркия - 5:0
Хорватия - Финляндия - 3:2

2 төркем

Болгария - Венгрия - 3:2
Англия - Эстония - 5:0

3 төркем

Германия - Литва - 5:0
Ирландия - Чехия - 2:3

4 төркем

Швеция - Словакия - 5:0
Франция - Шотландия - 4:1

5 төркем

Россия - Словения - 4:1
Австрия - Украина - 1:4

6 төркем

Польша - Норвегия - 5:0
Бельгия - Италия - 5:0
Норвегия - Испания - 0:5
Польша - Бельгия - 5:0

Хатын-кызлар

1 төркем

Дания - Финляндия - 4:1
Беларусь - Литва - 1:4

2 төркем

Испания - Болгария - 2:3
Бельгия - Эстония - 0:5

3 төркем

Германия - Франция - 4:1
Англия - Уэльс – Англиянең техник җиңүе

4 төркем

Төркия - Украина - 2:3
Чехия - Италия - 5:0

5 төркем

Россия - Ирландия - 5:0
Словакия - Венгрия - 1:4

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Фото

Яңалыклар