“Үз-үзеңә ышанырга һәм воланнан югарырак сикерергә кирәк”

“Үз-үзеңә ышанырга һәм воланнан югарырак сикерергә кирәк”

16 Февраль 2016 - 20:52
Спорт Басма өчен версия

Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай һәм Россия җыелма командасы бадминтончылары Казанда уза торган Европа чемпионатыннан ниләр көтүләре турында сөйләделәр.

- Россиядә Европа команда чемпионаты беренче тапкыр уздырыла, – диде Шахрай. – Шулай булгач, Россия өчен һәм аерым алганда Казан өчен бу турнир кызыклы һәм көтелгән.

- Россия җыелма командасы чемпионатка нинди халәттә килде?

- Европа континентында сайлап алу циклында бу мондый дәрәҗәдәге соңгы турнир. Ярышлар өйдә узганлыктан, алар Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына сйлап алу өчен бик зур әһәмияткә ия. Хәер, безгә генә түгел, Европа командаларының һәркайсы өчен шулай инде ул. 

- Олимпия уеннарында без Россия бадминтончыларын күпме күрә алабыз?

- Уеннарда без дүрт разрядта чыгыш ясарбыз дип ышанабыз. Хатын-кызлар парында гына, Женя Косецкаяның аырып китүе сәбәпле, кыенлык бар. Әмма 5 нче майга кадәр вакыт бар әле, һәм җитеп бетмәгән 3800 очконы башка турнирларда да җыеп бетерергә була. Әмма моның өчен бик тырышырга һәм башка турнирларны калдырмаска кирәк. 

- Бразилиядә нинди нәтиҗәгә исәп тотасыз?

- Әгәр дә Риода Россия җыелма командасы Лондондагы кебек үк бронза ала алса, мин дөньядагы иң бәхетле федерация җитәкчесе булыр идем. Бу авыр булачак, әмма безнең егет-кызларның осталыгы җитәрлек. Мин аларны һәрвакыт үз-үзләренә ышанырга һәм воланнан югарырак сикерергә мәҗбүр итәм. Җиңү рәхәтен алдан ук тоярга һәм җиңәргә кирәк. Без барысын да булдыра алабыз. 

- Казан бадминтон буенча зур турнирны беренче тапыр гына кабул итми бит инде. Ни өчен бу юлы да Европа чемпионатын үткәрү хокукы Татарстан башкаласына бирелде?

- Казанда Универсиададан соң инфраструктура иң яхшысы. Республика җитәкчелегенең мөнәсәбәте дә бик позитив. Әмма Европа чемпионатын уздырырга бу гына җитмәс иде әле. Казан төбәкләр арасында бадминтон белән массакүләм рәвештә – районнарда, мәктәпләрдә, югары уку йортларында шөгыльләнүче шәһәргә әйләнде. 

Россия җыелма командасында аеруча зур өметләр Владимир Ивановка һәм Иван Созоновка баглана, алар 2014 елда парлы разрядта Европа чемпионнары булганнар, Россиянең ир-атлар бадминтоны тарихында беренче континенталь медальне яулаганнар иде.

- Без яхшы әзерлектә, команда бик яхшы әзерләнде, бирегә зур өметләр белән килдек һәм җиңәргә телибез. Трибуналар безгә ярдәм итәр дип уйлыйм, - диде Созонов. – Бу турнирда максимумда уйнарга җыенабыз. Команданың физик һәм психологик халәте бик яхшы, үз трибуналарыбыз безгә медаль алырга булышырга тиешләр.

- Көндәшләр бик көчле иде, - дип ассызыклады Иванов. – Барысын да әллә кайчаннан бирле беләбез, күбесе белән уйнаган да бар. Европаның гамәлдәге чемпионнары булган даниялеләрнең командасы бик көчле. Германия, Англия – шулай ук көчле җыелма командалар, күп тапкырлар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алда көчле һәм кызыклы уеннар көтә. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар