Россия төбәкләре вәкилләренә “ГТО Илчесе” сертификатлары тапшырылды

Россия төбәкләре вәкилләренә “ГТО Илчесе” сертификатлары тапшырылды

15 Декабрь 2015 - 12:07
Рәсми хроника
  • ГТО
Басма өчен версия

Россия Спорт министрлыгында 14 нче декабрь көнне “ГТО Илчеләре” статусына билгеләү тантанасы узды. Күренекле спортчыларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә әлеге сертификатларны Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко тапшырды.

Россиянең спорт министры сәламләү сүзендә ГТО Комплексының физик культураны һәм спортны үстерүдә локомотив буларак мөһимлеген ассызыклап узды, спорт корылмаларын төзүгә, Бөтенроссия Спартакиадаларын торгызуга дәүләтнең күп көч түгүен искәртте.  

 “Кешеләрнең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗлары артты. Бу җәһәттән ГТО Комплексы яшьләр һәм өлкәннәр арасында популярлык казанырга nиеш. Комплексны алга этәрү өчен ГТО Илчеләре – ил төбәкләрендә мәртәбәле һәм таныла торган, мораль авторитетлар булып торучы кешеләр кирәк”, - дип белдерде Виталий Мутко. 

“ГТО Илчесе” статусына Россия төбәкләренең берьюлы 38 вәкиле лаек булды. ГТО Илчеләре арасында  Татарстан Республикасын су полосы буенча Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Ирек Зиннуров тәкъдим итәчәк.

Шулай ук “ГТО Илчеләре” булдылар:

- Сахалин өлкәсенең “ОТВ” телекомпаниясе журналисты Игорь Антипов (Сахалин өлкәсе), 

- тимераякта йөгерү спорты буенча Олимпия уеннары призеры Светлана Высокова (Пермь крае), 

- бокс буенча Европа чемпионы, Копейск шәһәре мэрының спортны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Петр Галкин (Чиләбе өлкәсе), 

 - тимераякта йөгерү спорты буенча Олимпия уеннары чемпионы Александр Голубев (Кострома өлкәсе), 

 - Россия Федерациясенең физик культура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәткәре Николай Гордеев (Коми Республикасы), 

 - бодибилдинг буенча дөньяның абсолют чемпионы Александр Гренадеров (Саха Республикасы (Якутия), 

- шорт-трек буенча күп тапкырлар Бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиҗүчесе Наталья Дмитриева (Смоленск өлкәсе), 

- җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры Алла Жиляева (Курск өлкәсе), 

- Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры Эдуард Исаков (Ханты-Манси автоном округы – Югра), 

- академик И.П.Павлов исемендәге Рязань дәүләт медицина университеты ректоры Роман Калинин (Рязань өлкәсе), 

- пневматик винтовкадан ату буенча Европа чемпионаты призеры Сергей Каспер (Кырым Республикасы), 

- бинада җиңел атлетика (өч катлы сикерү) буенча дөнья һәм Европа чемпионкасы Екатерина Конева (Хабаровск крае), 

- Ненец автоном округының рәсми булмаган блогы авторы һәм алып баручысы Ирина Коткина (Ненец автоном округы), 

- ирекле көрәш буенча дөнья чемпионы Курамагомед Курамагомедов (Дагыстан Республикасы), 

- спорт гимнастикасы буенча Бөтендөнья универсиадалары җиңүчесе Алена Курнаева-Полян (Ульяновск өлкәсе), 

- Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, җиңел атлетика буенча (озынлыкка сикерү) олимпия чемпионкасы Татьяна Лебедева (Волгоград өлкәсе), 

- тхэквондо  буенча яшүсмерләр Олимпия уеннары һәм Бөтендөнья универсиадалары чемпионкасы Анастасия Мозлова (Липецк өлкәсе), 

- күп тапкырлар Россия һәм Гиннесс рекордлар китабы рекордсмены булган (көч күрсәтелгән рекордлар) Александр Муромский (Орел өлкәсе), 

- йөзү буенча олимпия чемпионы Юрий Мухин (Омск өлкәсе), 

- йөзү буенча I Европа уеннары чемпионкасы Арина Опенышева (Красноярск крае),

- байдарка һәм каноэда ишү буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Наталья Подольская (Архангельск өлкәсе), 

- нәфис гимнастика буенча ике тапкыр олимпия чемпионкасы (команда белән шөгыльләнү) Елена Посевина (Нижгар өлкәсе), 

- бодибилдинг буенча ике тапкыр дөнья чемпионкасы Наталья Проскурякова (Төмән өлкәсе), 

- академик ишү буенча Олимпия уеннары бронза призеры Дмитрий Розинкевич (Калининград өлкәсе), 

- Ленинград өлкәсенең флорбол федерациясе президенты, бадминтон буенча Россиянең спорт мастеры Александр Русских (Ленинград өлкәсе), 

- ирекле көрәш буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Бувайсар Сайтиев (Чечня Республикасы), 

- җиңел атлетика буенча халыкара турнирлар призеры, Пенза өлкәсе губернаторы каршындагы ветераннар эшләре буенча Совет әгъзасы Юрий Сараев (Пенза өлкәсе), 

 - бобслей буенча Олимпия уеннары көмеш призеры Алексей Селиверстов (Башкортостан Республикасы), 

- велоспорт буенча олимпия чемпионкасы Ольга Слюсарева (Тула өлкәсе), 

- академик ишү буенча олимпия чемпионы Николай Спинев (Ростов өлкәсе), 

- ирекле көрәш буенча өч тапкыр Дөнья кубогы иясе Науруз Темрезов (Карачай-Чиркәс Республикасы), 

- Киров өлкәсендә “Эхо Москвы” радиостанциясе тематик яңгыратылышы шеф-редакторы, велосипедлаштыру буенча иҗтимагый проект җитәкчесе Светлана Удельная (Киров өлкәсе), 

- самбо буенча дөнья чемпионы Виталий Уин (Алтай Республикасы), 

- батутта сикерү буенча Олимпия уеннары көмеш призеры Дмитрий Ушаков (Краснодар крае), 

- спорт гимнастикасы буенча дөнья чемпионаты көмеш призеры Сергей Хорохордин (Алтай крае), 

- грек-рим көрәше буенча олимпия чемпионы Алан Хугаев (Төньяк Осетия Республикасы – Алания), 

- авыр атлетика буенча Олимпия уеннары көмеш призеры Евгений Чигишев (Кемерово өлкәсе).  

“ГТО Илчесе” проекты “Хезмәткә һәм оборонга әзер” Бөтенроссия физик культура һәм спорт комплексы чаралары кысаларында гамәлгә ашырыла. ГТО Илчеләренең төп буычларының берсе – халык арасында физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү. Илчеләр үз үрнәкләрендә кешеләрне комплекс сынауларына әзерлеккә һәм аларны үтәүгә җәлеп итәргә, физик активлыкның мөһимлеге турындагы мәгълүмати һәм PR-кампанияләрдә катнашырга тиешләр.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

 

Фото
Видео
  • 15 Декабрь 2015 - 18:51
    Россия төбәкләре вәкилләренә “ГТО Илчесе” сертификатлары тапшырылды

Яңалыклар