ГТО комплексын үткәрүнең сынау этабы нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылган

ГТО комплексын үткәрүнең сынау этабы нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылган

13 Ноябрь 2015 - 10:19
Рәсми хроника Басма өчен версия

10 нчы ноябрьдә Россия Федерациясе Спорт министрлыгында Россия Спорт министрлыгының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырыш Комиссия җитәкчесе, статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова рәислегендә узды.

Үзенең кереш сүзендә Наталья Паршикова ГТО комплексын гамәлгә ашыру буенча бик зур уртак эш башкарылганлыгын билгеләп узды. Инде 34 норматив-хокукый акт кабул ителгән.  Ул бигрәк тә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте башкарма органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген көйли торган  “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында”гы 2015 елның 5 октябрендәге 274 нче Федераль законның үтәлеше аеруча мөһим дип белдерде. Закон “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы”н үткәрү буенча яңа мөмкинлекләр ача.

Докладлар белән Россия Спорт министрлыгының физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү департаменты директоры Марина Томилова, Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече Борис Поляев, Россия Спорт министрлыгының физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү департаменты директоры урынбасары Виктор Бабкин, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясадылар.

Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча Координацияләү комиссиясе ГТО комплексын үткәрү белән бәйле карарларны кабул итте, шул исәптән оештыру- эксперименталь этапның арадаш нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип тапты. Моннан тыш башкарма хакимиятнең төбәк органы тарафыннан, яңа Федераль занон нигезендә һәм кыска вакытлар эчендә физик культура һәм спорт һәм ГТО комплексын үткәрү өлкәсендә төбәккә кагылышлы закон кертү, шулай ук бу елның язында барлык ил күләмендә үткән ГТО Бердәй декадасында катнашу нәтиҗәләре буенча гражданнарга аерымлык билгеләрен тапшыруга кагылышлы актларны рәсмиләштерү эшен йомгаклау тәкъдим ителде.

Үз чиратында “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО  - ГТО комплексының федераль операторы, аерымлык билгеләрен ясап кына калмыйча, ел ахырына кадәр ил төбәкләрен аерымлык билгеләре белән тәэмин итәргә дә тиеш.   

 

ГТО БФСК рәсми сайты материаллары буенча

Фото ГТО БФСК рәсми сайтыннан

Яңалыклар