ТР Хөкүмәт йортында “Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышы узды

ТР Хөкүмәт йортында “Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышы узды

5 Ноябрь 2015 - 20:11
Рәсми хроника
  • FIFA 2018 ДЧ
Басма өчен версия

РФ спорт министры Виталий Мутко Казанның 2018 елда булачак Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсеннән канәгать булуын белдерде. “Без әзерлек барышыннан канәгать. Республикага карата зур сорауларыбыз юк”, - дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышында.  

Министр беренче чиратта Татарстанның физик культура һәм спортны үстерү, зур халыкара спорт турнирларын уздыру  үзәгенә әйләнә баруын билгеләп узды. “Казанның зур спорт вакыйгаларын уздыру буенча кабатланмас тәҗрибәсе  булуы бик күңелле. Ышаныгыз, Казанга заявкалар туптап тормый – безне сорыйлар, тәкъдим итәләр”, - диде ул.

Виталий Мутко сүзләренә караганда, республика югары дәрәҗәдә ышаныч казанды.  Шулай итеп, Конфедерацияләр кубогы кысаларында Казан, Россия милли җыелмасының төркем этабындагы бер матчны да кертеп,  4 матч кабул итәчәк. Дөнья чемпионаты барган чорда ТР башкаласында 6 матч узачак: 4 квалификация матчлары һәм ике топ матчлар - 1/8 һәм1/4 финаллар. 

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы мәсьәләләренә килгәндә, министр, беренче чиратта, объект эченә ике бассейн урнаштырып Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларын уздырганнан соң  “Казан Арена” стадионын оператив төстә киредән футбол стадионына әйләндерүне билгеләп узды. Бүгенге көндә, Виталий Мутко белдергәнчә, FIFA таләпләренә туры килерлек итеп газонны әзерләү мөһим. Моннан тыш, РФ спорт министры стадионны электр энергиясе белән тәэмин итү  мәсьәләсен хәл итүне дә йөкләде. Аңа Казан челтәрләрен төзекләндерү хисабына “Крыловка” подстанциясеннән яңа линия уздырылачагы турында хәбәр иттеләр.

Министр  Татарстанның үз өстенә өйрәнүләр уздыру өчен дүрт база әзерләүне алуын да ассызыклап узды: “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында, ТР буенча ЭЭМ өйрәнүләрр базасының өйрәнүләр мәйданы белән “Балкыш” шифаханәсендә, “Хезмәт резервлары” стадионы мәйданы белән “Ак Барс” клубының өйрәнүләр базасында һәм  “Идел” яшьләр үзәгендә. Өйрәнүләр базасы исемлегенә барлыгы 64 мәйдан керүен һәм аларның 32се командалар тарафыннан сайлап алыначагын да әйтеп үтәргә кирәк.

Казанда шулай ук ДЧ катнашучы командалар өчен өч өйрәнү кыры була: Үзәк стадион, “Рубин” һәм “Электрон” стадионнары. “Киләсе ел уртасына кадәр командаларның барлык өйрәнүләр мәйданчыкларын һәм базаларын проектлау эшләре тәмамланырга тиеш”, - дип йөкләде Виталий Мутко.

 “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров белдергәнчә, Казандагы объектларны Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатына әзерләү кысаларындагы инспекция визиты нәтиҗәләре буенча стадионда чирәм өслеген әзерләү генә түгел, ә СМИ вәкилләре өчен эш урыннары, IT-инфраструктураны, стадион янында өстәмә машина кую урыннарын да әзерләргә кирәк. Соңгысын Ямашев проспектында урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш тикшереп кертү пунктлары булдыру эше дә бар. Клиентлар төркемнәрен урнаштыру мәсьәләсе турында белдереп, Азат Кадыйров шулай ук Казанның тиешле номерлар фонды булган, тотрыклы кунакханәләр инфраструктурасы барлыгын әйтеп узды. Кунакларны урнаштыру өчен Универсиада Авылы да җәлеп ителергә мөмкин.  

“Без эшне беләбез. Дөресен әйткәндә, безгә зур ышаныч белдерелә – без Конфедерация кубогын алабыз, ә 2018 елда Футбол буенча ДЧның 1/8 һәм 1/4 финалларын уздырачакбыз. Бу Казан тарихында булмаган вакыйга, әле тагын кайчан булачагы да билгесез. Бу җанатарлар өчен дә, безнең өчен дә бик мөһим – теләсә-кайсы зур чара да шәһәрнең үсешенә йогынты ясый. Бик ныклап әзерләнергә кирәк”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Инде билгеле булганча, Татарстан Республикасы һәм Казан биләмәсендә Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе (2016 елның декабре), 2017 елда Конфедерацияләр кубогы матчлары (Чемпионатның сынау турнирының 4 уены), 2018 елдагы чемпионатның финал өлеше матчлары (6 уен – төркем этабындагы 4 уен, ⅛ 1 уен һәм ¼ 1 уен) узачак. Шулай ук Чемпионат барган чорда матчлар узган көннәрдә Җанатарлар фестивале уздырылачак.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Фото

Яңалыклар