Казанга эш визиты белән IAAF вәкилләре килә

Казанга эш визиты белән IAAF вәкилләре килә

3 Ноябрь 2015 - 16:11
Рәсми хроника

Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара ассоциациясе (IAAF) вәкилләре 4-5 нче ноябрь көннәрендә Казанга киләчәкләр. Әлеге визит 2016 елда Яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында узачак. Делегация вәкилләре арасында IAAF ярышлар бүлеге директоры Пол Харди, IAAF ярышлар бүлеге өлкән менеджеры Карло Де Анджели, IAAFтан чаралар координаторы Вероник Маршаль-Режо, техник делегатлар Хельмут Дигель һәм Крис Коэн, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе генераль секретаре, IAAF Советы әгъзасы Михаил Бутов, БҖАФ спорт программалары бүлеге башлыгы, Казанда 2016 елда булачак дөнья чемпионаты координаторы Елена Орлова һәм башка рәсми затлар бар.

Визитта катнашучылар Спорт проектлары башкарма дирекциясенең төрле эш юнәлешләренең алда булачак ярышларны оештыру өчен җаваплы вәкилләре белән киңәшмәләр уздырачаклар. Киңәшмәләр барышында аккредитация, медицина һәм допингка каршы чаралар белән  тәэмин ителеш, билет программасы, телетрансляция, чемпионат образы, катнашучыларга транспорт хезмәте күрсәтү, ярышларның тантаналы ачылышы һәм ябылышын оештыру, беркетмә мәсьәләләре (медальләр һәм флаглар), шулай ук яшүсмерләр чемпионатын финанслау мәсьәләләре дә каралачак. Кунаклар Универсиада Авылын – инде берничә тапкыр халыкара ярышларда катнашучы спортчыларның рәсми яшәү урыны булып торган студентлар кампусын һәм шәһәр кунакханәләрен караячаклар.

Моннан тыш, 4 нче ноярьдә IAAF вәкилләре ДЧ ярышлары уздырылачак урынны – Үзәк стадионны да караячаклар. Биредә алар объектның зоналарга бүленешенә аеруча игътибар итәчәкләр, визитта катнашучыларны спортчыларның килү һәм китү урыннары, күнекмәләр зонасы, стадион секторы, катнаш зона, ярышлардан соңгы зона, ярышлар белән идарә зонасы, ярышлар офислары, дикторлар позицияләре зоналары кызыксындыра.

Яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты – яшүсмерләр арасында җиңел атлетика федерацияләренең халыкара ассоциациясе канаты астында уза торган ярышлар. Чемпионат 1986 елдан башлап ике елга бер тапкыр уздырыла. Ярышларга 19 яшьләре тулмаган спортчылар гына катнаштырыла. Моннан элеккеге чемпионат Юджин шәһәрендә (АКШ) 2014 елда узган иде. Анда 175 илдән 1645 спортчы катнашты. 2016 елның 19 нчы июленнән 24 нче июльгә кадәр Казанда узачак чемпионатта 1400-1500 спортчы һәм 700ләп рәсми зат катнашыр дип көтелә. Ярышларны 200 милли һәм 50 халыкара судья хөкем итәчәк. Ярышлар алдыннан була торган өйрәнүләрне спортчылар Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында башкарачаклар, ярышларның өйрәнүләр объектлары булып исә Универсиада Авылы стадионы һәм “Олимп” стадионының сөңге ыргыту үзәге торачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар