Казанда халыкара “FISU Volunteer Leaders Academy 2020” белем бирү форумы узды

Казанда халыкара “FISU Volunteer Leaders Academy 2020” белем бирү форумы узды

7 Сентябрь 2020 - 09:34
Рәсми хроника Басма өчен версия

4-7 сентябрь көннәрендә “Иннополис” Университеты территориясендә дүртенче халыкара “FISU Volunteer Leaders Academy” узды.

Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, форум онлайн форматка күчерелде. Әмма форматны мәҗбүри үзгәртү спикерлар һәм катнашучылар санын башка еллар белән чагыштырганда арттырырга мөмкинлек бирде: форумда 116 илнең волонтер оешмаларыннан 237 вәкил катнашты.

“FISU волонтерлар лидерлары академиясе чынлыкта 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы һәм футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты кысаларында эшләнгән эшнең мирасы булып тора. Әгәр алдагы елларны безгә 25-30 илнең волонтерлар хәрәкәтләре активистлары һәм лидерлары килсә, бүген исә FISU – безнең ышанычлы партнерыбыз мәйданчыгында дөньяның бар иленнән диярлек (116 ил) ун тапкыр күбрәк вәкил (237 кеше) җыела”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форум катнашучыларын сәламләү мөрәҗәгатендә.

Академиянең 3 көнлек белем бирү программасы үз эченә лекцияләр, мастер-класслар, төркемнәрдә проект өстендә эш һәм дискуссияләрне алды. Форумның төп спикерлары сыйфатында FISU экспертлары, булачак универсиадалар һәм студентлар арасында дөнья чемпионатлары, халыкара спорт оешмалары хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Традиция буенча, укулар нәтиҗәсендә катнашучыларга “FISU студент илчесе” статусы бирелде, аның кысаларында алар үз илләрендә университет спортын алга үстерергә керешәчәк.

FISU җитәкчелеге карары буенча, 2020 елгы белем бирү Академиясенең тыңлаучылары 2021 елгы Форумда катнашачак һәм Казан шәһәрендә булу мөмкинлеге алачак.

“FISU студент илчеләренең” төп максаты 116 илнең студентлар спортының милли федерацияләренә 2020-2021 елларда узачак чаралар һәм ярышларга әзерләнгәндә һәм аларны уздырганда оештыру һәм волонтер ярдәме күрсәтү булачак (Академия кысаларында бергә эшләнәчәк гамәлләр Планы нигезендә).

2020 елгы Академиянең белем бирү программасы тулысынча 2019-2020 еллардагы “FISU студент илчесе” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм алдагы ике елга уртак План гамәлләрен эшләүгә багышланган иде.

Белешмә

“FISU Volunteer Leaders Academy” (алга таба – Академия) Монпелье шәһәрендә узган XIII Форумда волонтерлар җәмәгатьчелеге белән тәкъдим ителгән һәм FISU Президенты О.В.Матыцин ярдәмендә тормышка ашырылган уникаль проект.

Академияне гамәлгә ашыручылар сыйфатында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) һәм ТР Спорт министрлыгы йөзеннән “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО булышлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте чыгыш ясый, 2017 елдан бирле проектның рәсми партнеры булып “Норникель” компаниясе тора.

Шунысы игътибарга лаек: форумның Казан оештыру комитетын Дирекция командасы составында зур халыкара спорт проектларында оештыру эшләре тәҗрибәсе алган Универсиада – 2013 волонтерлары тәшкил итә.

Академия максаты – волонтерлар һәм студентлар спорты буенча милли федерацияләр әгъзаларына аралашу, зур халыкара спорт, шул исәптән студентлар чараларын үткәрү өчен волонтер программалары һәм проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә тупланылган уңышлы практикалар һәм фикерләр алмашу өчен даими эшләүче халыкара мәйданчык булдыру.

Өч ел эчендә катнашучылар белән Халыкара Олимпия комитеты, студентлар спорты милли федерацияләре, Бөтендөнья допингка каршы агентлык вәкилләре, “EF Education First” компаниясе юнәлешләре җитәкчеләре, 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты, футбол буенча “Россия-2018” дөнья чемпионатын оештыру комитеты, Олимпия чемпионнары һәм халыкара дәрәҗәдә танылган спортчылар эшләде.

2017 елда узган FISU Генераль Ассамблеясы утырышында проект югары бәя алды һәм Академияне һәр ел саен үткәрү карары кабул ителде.

2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты көннәрендә узган Академия катнашучыларга планетаның төп спорт бәйрәме атмосферасын тоярга уникаль мөмкинлек бирде. Катнашучылар “Казан Арена” стадионында узган матчларның берсендә булдылар, җанатарлар фестивален күрделәр һәм футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатының “шәһәр волонтерлары” позициясендә бер смена эшли алдылар.

2019 елда Академиянең белем бирү программасы 2020 елда студентлар арасында дөнья чемпионатларына әзерлек һәм халыкара студентлар спорты көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар