Рөстәм Миңнеханов: Яшьләр һәрвакыт республикабызны алга этәрүче көч булды һәм булачак та

Рөстәм Миңнеханов: Яшьләр һәрвакыт республикабызны алга этәрүче көч булды һәм булачак та

27 Июнь 2020 - 19:31
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Бүген, Яшьләр көнендә, Россиядә «УРАМ» эре экстрим-паркында тест-драйвы Казанда башланып китте. Экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен бу үзәк Миллениум күпере астында урнашкан. Паркның әзерлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бәяләделәр.

Яңа экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәлеләр һәм өйрәнчекләр өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур мәйданчыклары, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар. «УРАМ» – Россиядәге иң эре экстрим-парк. Территориясе 1,9 гектар.

Рөстәм Миңнеханов ярышлар зоналарын карап чыкты, спортчылар белән аралашты һәм яңа яшьләр пространствосы турында фикерләрен сорашты.

Чатырларның берсендә Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Яшьләр вакыты» онлайн-форумда катнашучыларны сәламләде. Форумда Россиянең 31 төбәгеннән һәм 15 илдән 1000ләп вәкил катнаша.  

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны Яшьләр көне белән котлады.  

Ул ассызыклаганча, республикада яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирелә. «Без махсус орган – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы булдырдык. Мин ышанып әйтәм, Яшьләр һәрвакыт республикабызны алга этәрүче көч булды һәм булачак та. Без сезнең белән горурланабыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Яшьләр белән эшләүгә Россия Президенты Владимир Путин да зур игътибар бирә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен экстрим-парк «УРАМ» эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга ук җәй көне ачылачак.

ТР Президенты Матбугат хезмәте



Яңалыклар