“Казандагы атмосфера – дөнья чемпионатындагы кебек”

“Казандагы атмосфера – дөнья чемпионатындагы кебек”

21 Февраль 2020 - 21:24
Спорт Басма өчен версия

Казанда рапира белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабы старт алды, һәм аның катншучылары беренче көнне турнирга планнары һәм Казан хакында фикерләре белән уртаклаштылар.

Валери Чэн (Гонконг): “Миңа Казанда узучы Дөнья кубогы этабында бик ошый. Сораулар туса, миңа бик рәхәтләнеп ярдәм итәләр. Мондагы атмосфера дөнья чемпионатындагы кебек. “Топ-64”кә керермен һәм моның белән тукталып калмам дип өметләнәм. Бу минем төп максатым. Ярышлар дәрәҗәсе бик югары. Монда булуыма бик шатмын”.

Джессика Гуо (Канада): “Барысы да бик яхшы оештырылган. Миңа монда бик ошый. Мин фехтование белән биш елдан артык шөгыльләнәм. Бу эшкә яңа тотынучыларга киңәшем шул – сабыр булыгыз һәм адым артыннан адым ясагыз. Шул вакытта барысы да килеп чыгачак”.

Аланна Голди (Канада):  “Монда барысы да шәп оештырылган, барысы да вакытында уза. Минем бурычым – команда беренчелегендә уңышлы чыгыш ясау һәм “топ-16”га эләгергә тырышу. Мин Казанда 2015 елда дөнья чемпионаты вакытында булган идем инде. Миндә бик шәп тәэсирләр калды!”

Юлия Мухина (Россия): “Мин мондый зур турнирда беренче тапкыр, һәм мөмкин кадәр алга үтәргә өметләнәм. Россия җыелмасы беренче урынга дәгъва кылачак. Өйдә җиңү – принципиаль эш, гәрчә командабызның Олимпиадага юлламасы инде булса да...”

Николь Росс (АКШ): “Казанда барысы да шәп, көрәш кыры күңелгә ятышлы, барысы да дустанә мөнәсәбәттә. Үземнең бу этапка куйган бурычым хакында сөйләп тормам, мөгаен. Осталыгымны һәм матур фехтование күрсәтәсем килә”.

Ярыш нәтиҗәләре

Нәтиҗәләр хакында тулы мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

Икенче һәм өченче көн ярыш расписаниесе

22 февраль (шәхси беренчелек)

10:00 – “Табло 64” башлана

17:00 – ачылу тантанасы

17:30 – ярымфиналлар һәм финал

23 февраль (команда беренчелеге)

9:00 – башлана

17:00 – финал

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Яңалыклар