Казан кызы Инесса Клюкина - “Доброволец России — 2019” конкурсы җиңүчесе

Казан кызы Инесса Клюкина - “Доброволец России — 2019” конкурсы җиңүчесе

5 Декабрь 2019 - 20:05
Волонтерлар Басма өчен версия

Конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы Халыкара волонтерлар көненә багышланган Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумының эшлекле программасы кысаларында узды. Конкурсның Гран-при бүләгенә Казан кызы Инесса Клюкина лаек булды. Ул шулай ук “Мөмкинлекләр тигезлеге” номинациясендә дә беренче урын яулады.

“Доброволец России” конкурсының төп призын Инесса Клюкина Россия Президенты Владимир Путин кулларыннан “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе проекты өчен алды.

Студия үз эшен 2016 елның сентябрендә Казанда башлаган. Аның катнашучылары - инвалидлыклары булган һәм булмаган 18 яшьтән өлкән яшь кешеләр. Студиянең миссиясе – театр cәнгате аркылы инвалидлыгы булган кешенең уңай образын формалаштыру, шулай ук инклюзив җәмгыятьне киңәйтү. Проект кысаларында Россиянең 10 шәһәрендә 35 чара уздырылган, аларда 6 меңнән артык кеше булган.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, “Росатом” дәүләт корпорациясе башлыгы Алексей Лихачев, “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясе пилоты, Россия Герое Дамир Йосыпов тапшырды.

“Бер генә масштаблы чара да, шул исәптән, спортныкы булмаганнар да, инде волонтерлардан башка узмый. Kazan Volunteers волонтерлар хәрәкәте 2019 елда үзенең 10 еллык юбилеен уздыра. Шунысы куанычлы, хәрәкәт үсүен һәм популярлык казануын дәвам итә, ирекле ярдәмчеләрнең әзерлек дәрәҗәләре үсә, димәк, алар күрсәткән ярдәмнең сыйфаты да үсә дигән сүз. Россия Президенты сүзләренә һәм социологик сораштыру нәтиҗәләренә караганда, хәзерге вакытта волонтерлыкка 15 миллион россияле җәлеп ителгән. Сораштырылучыларның 80% артыгы волонтерлар эшчәнлеген хуплый һәм мөһим дип саный.

Ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте Россиянең бар төбәкләрендә дә тәкъдим ителгән, ә бит боларның барысы да кайчандыр Казанда, Халыкара җәйге Универсиада үткәрү хокукына әле заявка гына әзерләү кысаларында башланды. Безнең беренче яңа формат волонтерлары сафында нибары 150 кеше иде. Мин шулай ук илдәге волонтерлык хәрәкәтенең популярлыгы – 2013 елгы Универсиаданың мирасы дип саныйм”, - дип халыкара форумга нәтиҗә ясады “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

“Игелекле эшләр төбәге” исеменә Татарстан Республикасы лаек булды. Республиканы форумда 22 кеше тәкъдим итте, аларның тугызы “Доброволец России” конкурсының финалына узды, ә бишесе төрле номинациядә җиңүче булды.  “Доброволец России” конкурсы 12 номинациядә һәм өч яшь категориясендә узды. Катнашуга 28 144 заявка бирелгән иде, бу 2018 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк дигән сүз. Сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия конкурсының барлык яшь категорияләренә һәм номинацияләренә 190 кеше узды. Конкурсның грант фонды акчалары үзләренең инициативаларын алга таба үстерү өчен иң яхшы волонтер проектлары авторлары арасында бүленәчәк.

“Доброволец России - 2019” конкурсы “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасына керә һәм илнең волонтер проектларын һәм инициативаларын берләштерә. 2018 елгы конкурс җиңүчеләре медицина, экология, “көмеш”, корпоратив һәм медиа өлкәсе волонтерлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр волонтерлыгы юнәлешләре буенча җәлеп ителгәннәр иде.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы материаллары буенча “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар