Татьяна Голикова WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты утырышын уздырды

Татьяна Голикова WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты утырышын уздырды

29 Ноябрь 2019 - 17:43
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью
  • WorldSkills 2019
Басма өчен версия

Бүген, 29 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова рәислеге астында һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта катнашучылар үткән ярышларга нәтиҗә ясадылар һәм чемпионат мирасына кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар.

Утырышны ачканда Татьяна Голикова барысына да чемпионат оештыру кысаларында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтен җиткерде. Рәхмәт белдергәндә Татьяна Голикова Татарстан Республикасын, “Яшь профессионаллар” берлеген һәм WorldSkills Kazan 2019 волонтерлар командасын аерым билгеләп үтте. “Бу эштә катнашкан һәм үз эшен лаеклы рәвештә башкарып чыгучыларның барысын да санап чыгу авыр”, - диде ул.

Ярышлар 22-27 август көннәрендә узды, анда 63 ил һәм төбәктән килгән мең өч йөздән артык конкурсант катнашты, алар 56 компетенциядә ярышты. Чемпионат үсеп килүче буында зур кызыксыну тудырды: “Кунак” программасы кысаларында ярышларны оешкан төркемнәр составында 46 мең кеше күрде, тулаем алганда, чемпионат вакытында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә дөньяның 88 иленнән килгән 270 меңнән артык кеше булып китте.

Россиянең мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина дөнья чемпионатын үткәрү өчен “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге төзелүен (анда ярышлар, күргәзмәләр һәм эшлекле программа узды), ә конкурсантларның яшәү урыны итеп WorldSkills Kazan 2019 алдыннан ремонтлаштырылган һәм яңартылган Универсиада Авылы сайланганын билгеләп үтте. Ярышларны оештыручылар командасына 40 илдән һәм Россиянең 80 төбәгеннән якынча дүрт мең ирекле ярдәмче керде. Моннан тыш, чемпионат мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш мәйданчыгына әйләнде. “Без чемпионат мәгариф үсеше өлкәсендә Россиянең дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирде дип саныйбыз”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чемпионатка әзерлек һәм аны уздыру кысаларында күрсәтелгән ярдәм өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул 2013 елда Казан ярышлар үткәрүгә кандидат-шәһәр итеп сайлангач башланган, соңрак 2015 елда Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үзендә “Эшче куллар Олимпиада”сын үткәрүгә хокук алгач дәвам иткән тарихны искә төшерде.

“Дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем, аларның сыйфатлы эше, профессионализмнары, фидакарьлекләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Без хәзер Татарстанда заманча күргәзмә комплексы ачылуга да рәхмәтлебез. Без булган тәҗрибәне сакларга һәм бу өлкәдә булачак ярышларны оештыруда ярдәм итәргә әзер», - диде Татарстан Президенты.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар