Казан Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрүгә заявка бирергә планлаштыра

Казан Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрүгә заявка бирергә планлаштыра

19 Ноябрь 2019 - 10:12
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

18 ноябрь көнне Мәскәүдә Россия Федерациясенең спорт министры Павел Колобков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш очрашуы узды.

“Безнең фикер алышу өчен күп темаларыбыз бар. Якындагы елларда Казанда күп төрле халыкара ярышлар, шул исәптән Су спорт төрләре буенча 2025 елгы FINA дөнья чемпионаты үткәреләчәк, - дип билгеләп узды министр әңгәмә нәтиҗәләре буенча. – Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрүгә заявка бирергә планлаштырабыз. 2013 елгы Бөтендөнья Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре дөнья чемпионаты кебек зур халыкара ярышлар уздыру нәтиҗәсендә моның өчен барлык шартлар тудырылган”.

“Моннан тыш, без Казанда шәһәр уеннарын үткәрү концепциясе турында да фикер алыштык. Бу яшьләр арасында зур уңыш казанган яңа спорт төрләре буенча Россия күләмендәге ярышлар булачак”, - дип өстәде Павел Колобков.

“Быел Россиянең спорт министрлыгы ярдәме белән без күп кенә ярышлар үткәрдек. Финанс, шулай ук методик ярдәмегез өчен рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Министрлыкка төбәгебездә барлык зур спорт ярышларын үткәрүче Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе өчен рәхмәт белдерәсем килә”.

Татарстан Президенты Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе ГТО комплексының федераль операторы функцияләрен үтәве, шулай ук башка масштаблы чараларны гамәлгә ашыруы хакында сөйләде. Аерым алганда, Дирекция 2019 елның августында Казанда үткәрелгән Worldskills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының турыдан-туры оештыручысы буларак чыгыш ясады. “Гәрчә бу спорт булмаса да, бу шул ук ярышлар, шул ук технологияләр”, - дип бигеләп узды ул.

“Спорт кешеләрне берләштерә, күпләр өчен ул яшәү рәвешенә әйләнде, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без Россиянең спорт министрлыгы белән хезмәттәшлегебезне барлык юнәлеш буенча да дәвам итәчәкбез”.

Моннан тыш, яклар 2020 елда Казанда үткәреләчәк БДБ илләре уеннарын үткәрү буенча әзерлек чаралары, шулай ук Татарстан башкаласында сумо буенча дөнья чемпионатын үткәрү перспективалары хакында фикер алышты.

Россиянең спорт министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Яңалыклар