Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала

Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала

5 Ноябрь 2019 - 14:00
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

FINA Дөнья кубогы артыннан ук 5-10 ноябрь көннәрендә Казанда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак.

Быелгы сезонның төп милли стартында катнашу өчен бассейн юллыкларына сигез йөздән артык көчле йөзүче чыгачак. Алар арасында Олимпия уеннары призерлары - Сергей һәм Анастасия Фесиковлар, Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары – Климент Колесников, Владислав Гринев, Александр Красных, Олег Костин, Михаил Вековищев, Мартин Малютин, Григорий Тарасевич, Розалия Насретдинова, Мария Каменева, Вероника Андрусенко, Дарья К. Устинова, Дарья Васькина, Светлана Чимрова һәм башкалар бар.

Россия спортчылары өчен милли чемпионат 4-8 декабрьдә Глазгода (Бөекбритания) үтәчәк йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу старты булып тора.

Алты ярыш көне эчендә 46 бүләк комплекты уйнатылачак. Чемпионат нәтиҗәләре буенча FINA баллар таблицасы нигезендә иң югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы спортчылар бигеләнәчәк.

Бөтенроссия йөзү федерациясенең тамашачылар программасы кысаларында ярышларның беренче көнендә әлеге спорт төрен яратучылар өчен Су спорт төрләре сарае фойесында өч тапкыр дөнья чемпионы (Кванджу 2019), өч тапкыр кыска суда йөзүдә дөнья чемпионты көмеш призеры (Ханчжоу 2018), Европа чемпионаты җиңүчесе һәм ике тапкыр призеры (Глазго 2018) Владислав Гринев, шулай ук илебез спорты легендасы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников белән автограф-сессия узачак.

6-9 ноябрь көннәрендә Казанда шулай ук йөзү һәм ачык суда йөзү буенча хөкемдарлар өчен Бөтенроссия семинары узачак. Семинарны халыкара категорияле хөкемдарлар Юрий Жердев, Алексей Акатьев, Наталья Гуртовых һәм бөтенроссия категорияле хөкемдар Марина Колмыкова уздыра. Семинарда катнашу өчен заявканы Россиянең 39 төбәгеннән йөздән артык хөкемдар җибәргән.

25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасы йөзү федерациясе оештыра.

Ярышларның генераль споносоры – “Россия почтасы” акционерлык җәмгыяте. Ярышлар “Газпром” ПАҖ, “УРАЛХИМ” берләшкән химия оешмасы” АҖ, “Себер күмер энергетика компаниясе” АҖ, “Ростех” дәүләт корпорациясе ярдәмендә “Аэрокосмик җайланмалар” корпорациясе” АҖ, “Арена” компаниясе һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”нең мәгълүмати партнеры Гаилә сәүдә үзәге МЕГА булышлыгында узачак.

25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының ачылу тантанасы 5 ноябрь көнне Казан шәһәренең Су спорт төрләре сараенда сәг. 17.40 була. Алдан йөзүләр – сәг. 9.00., 5-9 ноябрь көннәрендә финал һәм ярымфинал йөзүләрнең башлануы – сәг. 18.00., 10 ноябрь көнне – сәг. 17.00.

Россия чемпионатының финал һәм ярымфинал йөзүләре “Матч! Страна” телеканалында һәм Бөтенроссия йөзү федерациясенең рәсми сайтында онлайн-режимда күрсәтеләчәк.

Тамашачылар өчен ярышларга керү ирекле.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты



Яңалыклар