Владимир Сальников: “Казан лаеклы рәвештә Россиянең су башкаласы дип санала”

Владимир Сальников: “Казан лаеклы рәвештә Россиянең су башкаласы дип санала”

3 Ноябрь 2019 - 21:41
Спорт Басма өчен версия

Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының алтынчы этабы иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников турнирга нәтиҗәләр ясаганда, журналистларга шундый бәя яңгыратты. “Казан лаеклы рәвештә Россиянең су башкаласы дип санала”, - дип өстәде ул.

В.Сальников сүзләренә караганда, Дөнья кубогының алтынчы этабында булып киткән Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе да ярышлар оештырылуның югары дәрәҗәсен билгеләп үткән. “Нәтиҗәләр шундый – җиңүләр дә, яхшы нәтиҗәләр дә күп. Безнең өчен бу кышкы сезон киеренкерәк, әмма Дөнья кубогының алтынчы этабы уңышлы үтте дип әйтә алам. Әле Дохада тагы бер этап кала”, - диде Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты. Ул шулай ук алтынчы этаптан соң ир-атлар арасында лидерлыкны Россия йөзүчесе, Олимпия уеннары бронза призеры, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Владимир Морозов саклап калуына игътибар итте.

Владимир Сальников йөзү буенча FINA Дөнья кубогы Казанда икенче тапкыр үткәрелүен искә төшерде – бу этафетаны ул Мәскәүдән алды. 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм башка бик күп төрле ярышлар узды. Татарстан башкаласы 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елда тагы бер тапкыр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү хокукын алды.

Берсекөнгә, ягъни 5 ноябрь көнне Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала, ул йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу туры булачак. Ярышлар Шотландиянең Глазго шәһәрендә 4-8 декабрь көннәрендә узачак. Владимир Сальников Россия чемпионатында лидерларның тулы составта катнашмавын, һәм яшь спортчыларның үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләре булачагын билгеләп узды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар