Катинка Хошсу Казанда узучы Дөнья кубогы этабында өченче алтын медальгә лаек булды

Катинка Хошсу Казанда узучы Дөнья кубогы этабында өченче алтын медальгә лаек булды

4 Ноябрь 2019 - 21:16
Спорт Басма өчен версия

Казанда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының алтынчы этабы тәмамланды. Соңгы ярыш көне алтын медальләренә австралияле Кейт Кэмпбелл, литвалы Данас Рапсис, Венгрия вәкиле Катинка Хошсу ия булды, ә Россия командасы эстафетада иң яхшысы дип танылды.

Австралия йөзүчесе, ике тапкыр Олимпия уеннары, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Кейт Кэмпбелл 100 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә җиңүче булды.

Аның нәтиҗәсе – 52.76. “Гаҗәеп йөзү. Мин бик ардым. Болай тиз йөзәрмен дип уйламадым. Шундый тиз көндәшләр белән ярышканда, алардан тизрәк йөзәргә туры килә”, - дип белдерде спортчы.

Икенче нәтиҗәне Швеция вәкиле Мишель Колеман (53.04) күрсәтте. “Мин бәхетле, яхшы йөзелде. Борчылдым һәм киеренкелек тойдым. Бу көчле тойгылар, чөнки Австралия һәм Россия кызлары белән ярышасың. Кейт Кэмпбелл тагы да тизрәк йөзү өчен даими рәвештә стимул бирә. Дохада үтүче Дөнья кубогының киләсе этабында без аның белән тагы очрашачакбыз һәм ярышачакбыз”, - дип билгеләп узды Мишель Колеман.

Австралия йөзүчесе, Олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы Бронте Кэмпбелл (53.08) бронза призер булды.

200 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә иң яхшы нәтиҗәне (1:46.32) Литва йөзүчесе Данас Рапсис күрсәтте. Көмеш медальгә россияле Михаил Вековищев (1:46.61) лаек булды.

Тагы бер россияле, Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студенты Александр Красных (1:47.96) бронза призер булды. Ул үзенең чыгышы белән канәгать булмавын белдереде. Спортчы сүзләренә караганда, 5 ноябрьдә старт алачак кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатындагы чыгышы, бәлки, яхшырак килеп чыгар.

200 метр араны комплекслы йөзүдә алтын медальне Венгрия вәкиле, өч тапкыр Олимпия чемпионы, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Катинка Хошсу яулады. Аның нәтиҗәсе - 2:09.50.

Икенче булып финишка австралияле Кейли Маккоун (2:13.04) килде. Көмеш призер сүзләренә караганда, ул чыгышы һәм нәтиҗә белән канәгать. Кейли Маккоун Дохада үтәчәк Дөнья кубогының соңгы этабында катнашырга планлаштыра. “Мин Казанда беренче тапкыр, биредә әйбәт. Моңарчы бер тапкыр да кар күргәнем юк иде, шуңа карлы көн күрүемә шат идем”, - дип өстәде спорчы.

Өченче урынга Венгрия йөзүчесе Жужанна Якабош (2:13.24) урнашты.

Дөнья кубогының алтынчы этабы 4х100 метр арада катнаш комплекслы эстафета белән тәмамланды. Беренче урынны Россия җыелмасы (3:44.38) яулады. Икенче урынны Көньяк Корея йөзүчеләре (3:47.92), өченче урынны Австралия командасы (3:50.15) алды.

“Өйдә ярышу һәрвакыт яхшы. Бу Россиянең йөзү спорты өчен зур плюс, аеруча яшьләрнең Дөнья кубогында старт алулары. Бу прогресска булышлык итәчәк халыкара старт”, - дип уйлый Россия командасы составында чыгыш ясаган Антон Чупков.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Яңалыклар