Антон Чупков Дөнья кубогының Казан этабында 200 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә “алтын” яулады

Антон Чупков Дөнья кубогының Казан этабында 200 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә “алтын” яулады

3 Ноябрь 2019 - 20:00
Спорт Басма өчен версия

Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының алтынчы этабы ярыш программасын 200 метр араны аркада йөзү дистанциясендә хатын-кызлар чыгышлары дәвам итте. Австралия йөзүчесе Кейли Маккоун (2:07.92) барыннан да өлгеррәк булып чыкты. Финишка икенче булып аның милләттәше, ике тапкыр Олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы Эмили Сибом (2:08.45) килде.

Россия спортчысы Дарья Устинова (2:10.05) бронза призер булды. “Йөзүе авыр булды. 200 м – минем төп дистанциям. Элегрәк җиңелрәк иде. Апрельгә формага кайту өчен, җәйдән бирле үз “йөрешемә ятарга” тырышам. Әлегә 2:10 – мин күрсәтергә сәләтле нәтиҗә, мин аны инде ике тапкыр күрсәттем – Бөтендөнья хәрби уеннарда һәм хәзер. Ярышларга әзерләнүне алга таба дәвам итәр өчен, эшне дәвам итәргә планлаштырам”.

100 метр араны аркада йөзү дистанциясендә иң яхшы нәтиҗәне Россия спортчысы Григорий Тарасевич (53.76) күрсәтте. “Азрак тиешенчә кагылмадым, әмма хәзерге торыш өчен яхшы вакыт. Вакыт яхшы, аны җәйге сайлап алуларга яхшыртыр өчен, аның өстендә эшлиячәкбез, - дип сөйләде Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студенты. – Ярышларның соңгы көненә “кызып” киттем, Россия чемпионатына әзермен”.

Көмеш медальне Румыниядән килгән Даниель Мартин (53.90) яулады. “Бераз күңелем төште: мин үземне беренче дип торам, ә бу алай түгел икән, - диде спортчы. – Бераз арыганлык сизәм, бу минем иң яхшы вакытым түгел. Икенче юлы иң яхшысы булыр өчен күнекмәләр ясаячакмын”.

Өченче урынга Корея Республикасыннан килгән Ю Хо Ли (54.31) лаек булды.

Бразилияле Дженнифер Консейсан (30.68) 50 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә иң яхшысы булды. Икенче урынны Италия вәкиле Арианна Кастильони (31.10) алды.

Беларусьтан килгән Алина Змушко (31.18) бронза призер булды.”Күпкә яхшырак нәтиҗә көткән идем, азрак күңелем төште инде. Әмма әле бу сезонның башы гына, шуңа күрә хәл бөтенләй үк начар түгел”, - дип белдерде спортчы. Ул шулай ук Дөнья кубогының соңгы этабында катнашмаячагы, ә Глазгода үтәчәк Европа чемпионатына әзерләнәчәге хакында сөйләде.

200 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә җиңүче итеп Олимпия уеннарының бронза призеры, ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Антон Чупков (2:07.71) танылды. “Быел стартлар бик күп булды, һәм алар әле дә дәвам итә. Ике йөз метрда үземнең иң яхшы вакытымны күрсәтерлек эш башкарылмады әле. Стартлар кимегәч, күнекмәләр һәм 200 метрга әзерләнү мөмкинлеге булачак”, - дип билгеләп узды Антон Чупков.

Көмеш медальгә Нидерландтан килгән Арно Камминга (2:09.26) лаек булды. Призерлар өчлегендә шулай ук Япония спортчысы Ясухиро Косэки да (2:09.40) бар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар