Япония йөзүчесе Юкими Морияма 800 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә җиңү яулады

Япония йөзүчесе Юкими Морияма 800 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә җиңү яулады

3 Ноябрь 2019 - 19:18
Спорт Басма өчен версия

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының алтынчы этабы кысаларында соңгы ярыш көне уза.

400 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә беренче урынны Австрия спортчысы Патрик Штебер (4:16.64) яулады. “Беренче тәэсирләр – буыннар бик нык авырта. Тулаем алганда, мин канәгать, минем өчен бу гаҗәеп узыш иде, мин көткәнчә, соңгы 100 метр гына көчле булып чыкмады. 300 метр билгесенә кагылганнан соң, үземнең җиңә алачагымны аңладым, һәм шунда тизлегемне арттырдым”, - дип сөйләде җиңүче. Спортчы сүзләренә караганда, Олимпия нормативын үти алмавы аркасында аның күңеле төшкән һәм ул моны Дөнья кубогының Дохада үтәчәк соңгы этабында эшләргә өметләнә.

Россияле Илья Бородин (4:18.74) көмеш призер булды. “Нәтиҗә белән бигүк канәгать түгелмен, мөгаен, үземне иртә белән тикшереп карау җитмәгәндер, кич белән генә йөзү бик уңайлы түгел. Күнекмәләрне күбрәк ясаячакбыз һәм Россия чемпионатында эшне дәвам итәчәкбез, - дип билгеләп узды Илья Бородин. – Дөнья кубогының әлеге этабы – минем миннән олырак спортчылар белән бергә чыгыш ясау буенча беренче тәҗрибәм. Әлбәттә, үземнең иң яхшы нәтиҗәмне күрсәтәсе яисә аңа якынлашасым килде, әмма, мөгаен, вакыты килеп җитмәгәндер”.

“Бронза”ны Әзербәйҗан спортчысы Максим Шемберев (4:19.38) яулады.

800 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә алтын медальне Япония йөзүчесе Юкими Морияма (8:37.24) яулады. Икенче урынны австрияле Марлен Калер (8:38.02) алды. “Мин нәтиҗә белән канәгать, моңа кадәр минем иң яхшы ярышларым түгел иде. Әлбәттә, беренче урын яуларга теләдем, әмма икенче урын да начар түгел. Дохада яхшырак булыр дип өметләнәм”, - дип билгеләп узды көмеш призер.

Призерлар өчлеген россияле Анна Егорова (8:40.18) япты. “Беренче метрлардан ук авыр булды. Озак вакыт йөзмәвем йогынты ясагандыр  дип уйлыйм, - дип билгеләп узды спортчы. – Мин бу стартны Россия чемпионаты алдыннан күнекмә итеп куйдым. Бүген ял көне, аннан тагы көрәшкә, алда бик күп стартлар көтә”

Россияле Арина Суркова 57.78 нәтиҗәсе белән 100 метр араны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә җиңү яулады. “Бүген яхшы йөзелде, бу минем быелгы “дельфин”да йөзүем буенча иң яхшы нәтиҗәм”, - дип билгеләп узды спортчы. Икенче урынны кореялы Ан Се Хен (58.04) алды. Финишка өченче булып Дания йөзүчесе, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Жанетт Оттезен (58.66) килде.

50 метр араны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә иң яхшы нәтиҗәне – 23.14 – АКШ спортчысы Майкл Эндрю күрсәтте. Россияле Андрей Жилкин (23.26) көмеш призер булды. “Бу юлы яхшы старт ясарга теләдем – “иллелек”тә аңардан күп нәрсә тора. Вакыт белән бик канәгать, - дип сөйләде Андрей Жилкин. - Тагы 200 метрны комплекс белән йөзсәм дә, 50 метрны “дельфин” белән йөзү - минем иң яраткан дистанциям дия алам”. Өченче урынны Венгрия вәкиле Себастьян Сабо (23.33) яулады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Яңалыклар