Владислав Гринев 100 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә Владимир Морозовны узды һәм дөнья кубогының яңа рекордын куйды

Владислав Гринев 100 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә Владимир Морозовны узды һәм дөнья кубогының яңа рекордын куйды

2 Ноябрь 2019 - 21:04
Спорт Басма өчен версия

Бүген йөзү буенча FINA Дөнья кубогының Казан этабында 100 метр араны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә беренче урын өчен көрәш ике Россия йөзүчесе арасында барды. Владислав Гринев Владимир Морозовны узды һәм бу дистанциядә Дөнья кубогының яңа рекордын куйды.

“Бик шәп булды! Кытайда узган Бөтендөнья хәрби уеннардан соң мин яңа рекордка исәп тота алачагымны аңладым, һәм шуны эшләргә тырыштым да, - дип сөйләде Владислав Гринев җиңүдән соң. – Җитди әзерлек булмауга карамастан (җыеннарда нибары бер ай идем), яхшы йөзә алдым. Үз дәрәҗәмә чыктым, һәм аны шуннан тайпылмаска тырышам”.

Дистанцияне 48.15 эчендә үткән Владимир Морозов өчен бу дистанция көмеше - әлеге ярышлардагы икенче бүләк. Исегезгә төшерәбез, кичә ул 50 метр араны аркада йөзүдә җиңү яулады. “Йөзлек” “иллелек”кә караганда күпкә авыррак, әмма нәтиҗә әйбәт, Дөнья кубогының башка этапларында да якынча шундыйрак вакыт иде, - дип билгеләп узды Владимир Морозов. – Бу мин җиңү яуламаган беренче дистанция. Гриневка оттырсаң була – ул бу дистанциядә Россия рекордын тотучы иң тиз кеше. Ул яхшы нәтиҗә күрсәтте”.

Бронза медальне тагы бер россияле Михаил Вековищев (48.41) яулады.

100 метр араны брасс белән йөзүдә алтын медальне Италия йөзүчесе Кастильони (1:07.59) алды. Россия вәкиле Мария Темникова (1:07.67) көмеш призер булды. “Мин канәгать, яхшы нәтиҗә белән йөздем, - дип сөйләде ул. – Бу Россия чемпионатына әзерлек этапларының берсе. Әле бер атна элек кенә Кытайда Бөтендөнья хәрби уеннар узды, акклиматизация инде тәмамлана, үземне яхшы хис итәм”.

“Бронза”га Беларусьтан килгән Алина Змушка (1:08.11) лаек булды.

200 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә Россия вәкиле Даниил Пахомов (1:57.85) җиңү яулады. Икенче урынны Владимир Кудряшов (1:58.49), өченче урынны Петр Жихарев (1:58.51) алды.

Ярыш көненә ноктаны катнаш эстафета - 4х100 метр араны ирекле стиль белән йөзү нокта куйды. Беренче урынны Россия командасы (3:27.85) алды. “Көмеш” Австралия командасында (3:31.19), “бронза” – Корея Республикасы йөзүчеләрендә (3:31.85).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар