Россияле Арина Суркова – 50 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә җиңүче

Россияле Арина Суркова – 50 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә җиңүче

2 Ноябрь 2019 - 20:36
Спорт Басма өчен версия

Австралия йөзүчесе Кейли Маккоун 59.25 вакыт нәтиҗәсе белән 100 метр араны аркада йөзү дистанциясендә җиңү яулады. Икенче урынны россияле Мария Каменева (59.27.), өченче урынны ике тапкыр Олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы австралияле Эмили Сибом (59.63.) алды.

50 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә җиңүне Япония йөзүчесе Ясухиро Косэки (27.07.) яулады. Көмеш медальгә Бразилия вәкиле Фелипе Лима (27.11.) лаек булды. “Мин нәтиҗә белән канәгать, киләсе ялларда Дохада (Дөнья кубогының җиденче этабында – иск.) яхшырак булыр дип уйлыйм, - дип билгеләп узды дөнья чемпионатлары призеры. – Дөнья кубогы – үзенчәлекле ярыш, бирегә гаҗәеп спортчылар килгәннәр. Мин бу турнирның бер өлеше булуыма шат”. Фелипе Лима сөйләвенә караганда, ул Америка Кушма Штатларында узган ярышларда катнашканнан соң, Казанга тәүлек диярлек очкан.

50 метр араны брасс белән йөзү дистанциясендә Арно Камминга (27.15.) бронза призер булды.

Россия йөзүчесе Арина Суркова 50 метрны баттерфляй белән йөзү дистанциясендә җиңүче яулады. “Ярышларга барган чакта, иң зур нәтиҗә финалда катнашу булыр дип уйладым, җиңүгә исәп тотмаган идем, - дип билгеләп узды спортчы. – Кичә һәм бүген иртә белән әйбәт йөздем, һәм хәзер нәтиҗәмне яхшырттым, Россия рекордын яңарттым. Күңел тулы хисләр!”

Икенче урынны ике тапкыр Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы, Австралиядән килгән Кейт Кэмпбелл (26.08.) яулады. Дания йөзүчесе Жанетт Оттезен (26.11) бронза призер булды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар