Владимир Морозов Дөнья кубогы этабында 50 метрны аркада йөзүдә җиңү яулады

Владимир Морозов Дөнья кубогы этабында 50 метрны аркада йөзүдә җиңү яулады

2 Ноябрь 2019 - 19:58
Спорт Басма өчен версия

Россия йөзүчесе, Олимпия уеннарының бронза призеры, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Владимир Морозов Казанда үтүче йөзү буенча Дөнья кубогы этабында 50 метрны аркада йөзүдә җиңү яулады. Спортчы дистанцияне 24:55 вакыт эчендә үтте.

“Көмеш” АКШ вәкиле Майкл Эндрюда. Призерлар өчлеген Россия йөзүчесе, Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студенты Григорий Тарасевич (24.85) япты.

200 метрны ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә иң яхшы нәтиҗәне россияле Дарья Устинова күрсәтте - 1:59.23. “Бар да яхшы узды – әйбәт нәтиҗә күрсәтеп алдым. Бу ярышларда 200 метр дистанциясендә бар да килеп чыгар дип уйламаган идем – күбрәк йөз метрга әзерләндем. Мин бик канәгать”, - дип сөйләде спортчы.

Икенче урынны тагы россияле Дарья Муллакаева (1:59.43) яулады. “Без Әрмәнстанда җыеннарда булдык, таулардан соң гел шундый төгәл әйтеп булмаслык нәтиҗәләр, вакыты белән бар да яхшы, вакыты белән – юк, - дип билгеләп узды көмеш призер. – Әлеге этап өчен нәтиҗә начар түгел. Алда Россия чемпионаты көтә, нәтиҗәне яхшыртачакбыз”.

Венгрия вәкиле Жужанна Якабош (1:59.45) бронза призер булды. Исегезгә төшерәбез, бүген Венгрия йөзүчесе инде 400 метрны комплекслы йөзү дистанциясендә инде өченче килгән иде инде. “Миңа бераз моңсу, ике тапкыр “көмеш”кә бик якын идем, әмма бүгенгә шундый нәтиҗә, - дип белдерде спортчы. – 10 минут эчендә ике узыш – бик яхшы күнекмә. Сезон бик озын – мин Дохада (Дөнья кубогының соңгы этабында – иск.) һәм Глазгода үтүче Европа чемпионатында чыгыш ясаячакмын”.

200 метр араны комплекслы йөзүдә “алтын”ны Германиядән килгән Европа чемпионы Филип Хайнц яулады. Аның нәтиҗәсе - 1:59.11. Җиңүче сүзләренә караганда, дистанциядә аның өчен иң авыры соңгы 50 метр булган.

Икенче урын литвалы Данас Рапсиста (1:59.97). “Вакыт бигүк әйбәт түгел, әмма әлеге этап өчен аны начар дип булмый”, - дип билгеләп узды ул. Призерлар өчлеген Япония йөзүчесе Кейта Сунама (2:00.76) япты.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар