Дөнья кубогының Казан этабында Катинка Хошсу икенче “алтынын” яулады

Дөнья кубогының Казан этабында Катинка Хошсу икенче “алтынын” яулады

2 Ноябрь 2019 - 19:25
Спорт Басма өчен версия

Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча FINA Дөнья кубогының алтынчы этабы ярышлары дәвам итә. Икенче алтын медален Венгрия йөзүчесе, өч тапкыр Олимпия чемпионы, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Катинка Хошсу яулады. Ул 4:36.77 нәтиҗәсе күрсәтеп, 400 метр араны комплекслы йөзүдә иң яхшысы булып танылды.

“Мин яхшы вакыт күрсәтүемә бик шат”, - дип билгеләп узды Катинка Хошсу. Спортчы Дөнья кубогының Дохада үтүче соңгы җиденче этабында чыгыш ясаячак. “Җиденче җиңү булырмы икән? Карарбыз, мин бик нык тырышачакмын”, - дип ышандырды йөзүче.

Австралия спортчысы Клаудия Хуфнагл (4:44.66) көмеш призер булды, Венгрия вәкиле Жужанна Якабош (4:44.68) финишка өченче булып килде.

“Баттерфляй белән йөзгәндә, мин берни турында да уйламадым. Соңрак янәшәмдә Жужаннаны күреп алдым һәм тизрәк йөзә башладым”, - дип сөйләде чыгыштан соң Клаудия Хуфнагл. – Нәтиҗә әйбәт, минем иң яхшы вакытымнан 3 секундка тизрәк, мин моңа бик шат. Бу, күнекмәләр ясасаң һәм бирешмәсәң, нәтиҗә бар дигән сүз”.

1500 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңүне 15:10.73 нәтиҗәсе белән россияле Илья Дружинин яулады. Прзерлар өчлегенә шулай ук Россиядән Ярослав Потапов (15:24.71) һәм Корея Республикасыннан Ким Ву Мин (15:30.93) керде.

“Вакыт белән канәгатьмен, түбәндәге этап өчен бу нәтиҗә начар түгел, - дип анализ ясады үз чыгышына Илья Дружинин. – Икенче ай йөзәм, билгеле бер күләмдәге эш инде эшләнелде һәм, мөгаен, нәкъ менә шул нәтиҗәгә һәм былтыргы Дөнья кубогының Казан этабы белән чагыштырганда вакыт яхшыруга йогынты ясагандыр. Алда “кыска” суда йөзү буенча Россия чемпионаты – Европа чемпионатына сайлап алу туры. Анда тагы да югарырак нәтиҗә күрсәтергә тырышачакмын”.

Көмеш призер Ярослав Потапов үз чыгышы белән бик канәгать түгел. “Тизрәк йөзәрмен, кимендә үземнең иске иң яхшы нәтиҗәмә якынлашырмын дип уйладым. Тырышачакмын һәм күбрәк эшләячәкмен”, - дип билгеләп узды ул.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар