Казанда 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында бадминтон буенча индивидуаль чемпионатның өченче көне тәмамланды

Казанда 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында бадминтон буенча индивидуаль чемпионатның өченче көне тәмамланды

9 Октябрь 2019 - 15:19
Спорт Басма өчен версия

Казанда 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында бадминтон буенча индивидуаль чемпионатның өченче көне тәмамланды.

Турнир плей-офф системасы буенча биш категориядә уза: ир-атлар һәм хатын-кызларның ялгыз чыгышлары, ир-ат һәм хатын-кыз парлары һәм микст. Ир-атлар арасындагы дүртенче раунд сюрприз алып килде: ярышларның икенче ракеткасы канадалы Брайан Янг көтмәгәндә Кытай спортчысы Чэн Минга оттырды - 18:21, 23:25. Башка фаворитлар югалтуларсыз бара. Гамәлдәге дөнья чемпионы U19 һәм юниорлар рейтингының беренче номеры - Таиланд спортчысы Витидсарн Кунлавут бернинди авырлыкларсыз Яңа Зеландия вәкиле Эдвард Лауны отты (21:12, 21:7), ә өченче номерлы кытайлы Лю Лян җиңел рәвештә Португалия бадминтончысы Диогу Гориуны җиңде (21:11, 21:8).

Беренчелекнең хатын-кызлар өлешендә дә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмады. Таиландтан килгән Фиттаяпорн Чаивань (1) һәм Беньяпа Аимсаард (3), шулай ук Кытай кызы Чжоу Мэнг (2) дүртенче раундка чыктылар. Россия спортчысы Мария Голубева японлы Чихиро Учиямага оттырды (13:21, 13:21). Ә Россиянең башка вәкиле Анастасия Шаповалова (9) киеренке көрәштә швейцарияле Дуния Пелюпессины отып (21:19, 19:21, 21:18), алга узды. Чирекфиналга чыгу хокукы өчен Шаповалова пәнҗешәмбе көнне юниорлар рейтингы лидеры Чаивань белән көрәшәчәк.

Анастасия Шаповалова һәм Анастасия Курдюкова хатын-кызлар парлы разрядында үз чыгышларын дәвам итә алдылар, әмма чәршәмбе көнне Малайзия дуэтына оттырдылар - 12:21, 19:21. Аның каравы Россиядән чирекфиналга чыгу хокукы өчен Кытай Тайбэе кызларыннан өстен чыккан Анастасия Боярун һәм Алена Яковлева көрәшәчәк. Россиялеләрне алда бик көчле көндәшләр көтә – турнирда беренче номер астында “чәчелгән” Индонезия дуэты Нита Виолина Марвах/Путри Сьяках.

Ир-атлар парлы разрядында барлык топ-парлар – Кытай дуэтлары Ди Цзы Цзянь/Ван Чань (1) һәм Дай Энь И/Фэн Янь Чжэ (3), шулай ук Индонезиядән килгән Лео Ролли Карнандо/Даниэль Мартин (2) алга уздылар. Тамашачылар микстта фаворитларның хата җибәргәннәрен күрә алмадылар. Ике катнаш Россия парыннан турнирда берсе генә калды. Лев Баринов һәм Анастасия Боярун Корея дуэтын оттылар һәм дүртенче әйләнештә Таиландтан килгән беренчелекнең өченче пары белән очрашачаклар. Ә Егор Холкин һәм Мария Сухова Гонконг парына оттырып, көрәшне тәмамладылар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар