Бадминтон буенча дөнья беренчелегендә фаворитлар югалтуларсыз бара

Бадминтон буенча дөнья беренчелегендә фаворитлар югалтуларсыз бара

8 Октябрь 2019 - 15:33
Спорт Басма өчен версия

19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегендә шәхси зачетта көрәш кызганнан-кыза бара.

Сишәмбе көнне Казанның Гимнастика үзәгендә индивидуаль беренчелекнең чираттагы матчлары узды – биредә медальгә төп дәгъва кылучылар үз көрәшләрен башладылар. Турнир плей-офф системасы буенча биш категориядә уза: ир-атлар һәм хатын-кызларның ялгыз чыгышлары, ир-ат һәм хатын-кыз парлары һәм микст.

Ир-атлар арасындагы турнирда ике тапкыр һәм гамәлдәге дөнья чемпионы U19 – Таиландтан килгән Витидсарн Кунлавут француз Янис Годинны отып (21:12, 21:12), 4 нче раундка чыкты. Турнирның икенче ракеткасы канадалы Брайан Янг 21:6, 21:2 нәтиҗәсе белән шотландияле Каллум Смитны җиңде. Өченче номерлы кытайлы Лю Лян француз бадминтончысы Алекс Ланье белән уенда проблемаларга юлыкмады - 21:6, 21:11.

Хатын-кызлар турнирында икенче әйләнешне медальгә төп дәгъва кылучыларның барысы да уза алды. Юниорлар арасында дөнья бадминтоны рейтингы лидерлары – Таиландтан килгән Фиттаяпорн Чаивань (1) һәм Беньяпа Аимсаард (3) кореялы На Рин Ли (21:13, 21:13) һәм Шри-Ланка вәкиле Дилми Диасны (21:10, 21:15) оттылар, кытайлы Чжоу Мэнг (2) Португалия бадминтончысы Мариана Афонсодан көчлерәк булып чыкты - 21:8, 21:6. 3 нче раундка шулай ук ике Россия спортчысы да чыкты. Мария Голубева чех кызы Катерина Жужакованы отты (25:23, 22:20), ә Анастасия Шаповалова (9) Шри-Ланкадан килгән Абейвикрама Чамуди Гешанины җиңде (21:9, 21:10).

Ир-атлар парлы разрядында да сюрпризлар булмады. Кытай дуэтлары Ди Цзы Цзянь/Ван Чань (1) һәм Дай Энь И/Фэн Янь Чжэ (3), шулай ук Индонезиядән килгән Лео Ролли Карнандо/Даниэль Мартин (2) ярышларның өченче әйләнешенә бернинди авырлыкларсыз чыктылар. Бердәнбер Россия пары Егор Холкин/Георгий Лебедев Кытай Тайбэе спортчыларына оттырып, турнирда көрәшне тәмамладылар.

Хатын-кыз парларында турнирның беренче өч номеры җиңелүләрсез уйнады, бу - Индонезия бадминтончылары Нита Виолина Марвах/Путри Сьяках (1) һәм Фебриана Двипуджи Кусума/Амалия Кахая Пративи (3) һәм Кытай спортчылары Ли И Цзинь/Ло Сюй Минь (2). Ярышларның 3 нче әйләнешенә Россия дуэтлары да чыкты - Анастасия Боярун/Алена Яковлева һәм Анастасия Курдюкова/Анастасия Шаповалова.

19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге 13 октябрьдә тәмамланачак. Моңа кадәр медальләр командалы зачетта уйнатылды – алтынны Индонезия җыелмасы яулады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар