Бадминтон буенча дөнья беренчелегендә индивидуаль ярышлар старт алды

Бадминтон буенча дөнья беренчелегендә индивидуаль ярышлар старт алды

7 Октябрь 2019 - 19:32
Спорт Басма өчен версия

Турнир плей-офф системасы буенча биш категориядә уза: ир-атлар һәм хатын-кызларның ялгыз чыгышлары, ир-ат һәм хатын-кыз парлары һәм микст.

Юниорлар рейтингының беренче номеры һәм гамәлдәге дөнья чемпионы - Таиландтан килгән Витидсарн Кунлавут көрәшне турнирның икенче раундыннан башлады һәм бернинди авырлыксыз Дания вәкиле Магнус Йоханнесенны отты - 21:9, 21:12. Ярышларның тагы бер фавориты канадалы Брайан Янг Казахстан спортчысы Артём Королёвны отып (21:2, 21:4), шулай ук җиңел рәвештә беренче барьерны узды. Кытайлы Лю Лян немец Маттиас Киклитцтан көчлерәк булып чыкты - 22:20, 21:12.

Хатын-кызлар төркемендә беренче раундны берьюлы ике Россия спортчысы үтә алды. 21:17, 21:8 нәтиҗәсе белән Анастасия Шаповалова Англиядән килгән Эбигейл Харрисны отты, ә Мария Голубева литвалы Габиджу Мокутедан өстенрәк калды - 21:7, 21:6. Юниорлар арасында дөнья бадминтоны лидерлары – Таиландтан килгән Фиттаяпорн Чаивань һәм Беньяпа Аимсаард, шулай ук кытайлы Чжоу Мэнг көрәшне икенче әйләнештән башлаячаклар. Парлар һәм микстта да охшаш хәл – медальгә төп дәгъва кылучылар үзләренең беренче матчларын сишәмбе үткәрәчәк.

19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге 30 сентябрь - 13 октябрь көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә уза һәм үз эченә командалы һәм индивидуаль ярышларны ала. Командалы чемпионатта финалда Кытай спортчыларын откан Индонезия җыелмасы җиңде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар