Индонезия һәм Кытай - юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге финалистлары

Индонезия һәм Кытай - юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге финалистлары

4 Октябрь 2019 - 21:36
Спорт Басма өчен версия

Җомга көнне Казанда юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегенең командалы ярышларда ахыргы матчлары узды.

Дөнья беренчелегенең ярымфиналында чагыштырмача җиңел җиңүләрдән соң, катнашучылар турнир финалына путевка өчен чын көрәш оештырдылар. Былтыргы чемпионатта җиңү яулаган кытайлылар Япония җыелмасы ягыннан көчле каршылык белән очраштылар. Кытай командасы микстта җиңүдән башлады, ә соңрак ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгыз чыгыш ясаган матчларның икесендә дә оттырды - фиаскога бер адым гына калган иде. Әмма Күк асты вәкилләре характер күрсәтте һәм алдагы парлы уеннарда җиңү яулады. Нәтиҗә - 3-2. "Без микстта беренче матчта җиңел җиңдек, бу, мөгаен, безгә җиңүгә артык ышаныч өстәгәндер", - диде ир-атлар парында хәлиткеч җиңү яулаган Ди Цзы Цзянь. - Ярый әле кызларыбыз 1-2 исәбе вакытында команданы тартып чыгара алдылар".

Башка парда Индонезия юниорлар рейтингының беренче номерлары Витидсарн Кунлавут һәм Чайван Фитаяпорн уйнаган Таиланд командасы белән матчта сюрприз ясады. Ике катлы һәм гамәлдә булган дөнья чемпионы U19 Кунлавут беренче матчта көтмәгәндә рейтингның 8 нче номеры Бобби Сетиабудига оттырды. Фитаяпорн икенче уенда исәпне тигезләде, соңрак парлы уеннарда командалар берәр җиңү белән алмашты. Миксттагы хәлиткеч көрәштә индонезиялеләр гаҗәеп җиңел рәвештә көндәшләрен җиңделәр һәм финалга чыктылар - 3-2. "Безнең өчен иң мөһиме микстта җиңү иде, әмма, кызганычка каршы, килеп чыкмады, - дип билгеләп узды Таиланд командасының тренеры Нитипон Саенгсила. - Әгәр ир-атлар ялгыз чыгыш ясаган матчта җиңгән булсак, очрашу нәтиҗәсе бөтенләй башка булган булыр иде дип уйлыйм".

Шимбә көнне Индонезия һәм Кытай командалары беренчелек финалында очрашачаклар. Таиланд һәм Япония бадминтончылары өченче урын яулады.

Бадминтон буенча дөнья беренчелеге U19. Казан

Командалы ярышлар

4 октябрь нәтиҗәләре

33-40 нчы урын өчен
Португалия - Норвегия - 1-3

25-32 нче урын өчен
Беларусь - Үзбәкстан - 3-1
Финляндия - Австралия - 2-3
Швеция - Литва - 3-0
Канада - Шри-Ланка - 3-1

17-24 нче урын өчен
Венгрия - Яңа Зеландия - 2-3
Эстония - Словакия - 3-1
Россия - Шотландия - 3-1
Чехия - АКШ - 3-2

9-16 нчы урын өчен
Швейцария - Германия - 0-3
Испания - Сингапур - 0-3
Англия - Һиндстан - 3-2
Малайзия - Кытай Тайбэе - 3-0

7 нче урын өчен

Франция - Корея - 2-3

5 нче урын өчен

Гонконг - Дания - 3-1

Ярымфинал
Индонезия - Таиланд - 3-2
Япония - Китай - 2-3

Ике этапта (төркемле турнир һәм плей-офф) узучы командалы чемпионатта 43 илдән килгән команда катнаша. Җирәбә нәтиҗәләре буенча командалар 11 төркемгә бүленде. Төркем этабы матчлары сериясеннән соң җыелмалар төшеп калачак катнашучыларны билгеләячәк.

Дөнья беренчелеге 30 сентябрь-13 октябрь көннәрендә Гимнастика үзәгендә уза. Индивидуаль ярышлар 7 октябрьдә старт ала.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар