Юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегенең командалы ярышларында ярымфиналистлар билгеле булды

Юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегенең командалы ярышларында ярымфиналистлар билгеле булды

3 Октябрь 2019 - 17:53
Спорт Басма өчен версия

Казанда юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегендә командалы ярышларның дүртенче уен көне программасы тәмамланды.

Командалы турнирның ярымфиналында Азия җыелмалары өстенлек итте. Плей-оффка чыккан ике Европа командасы - Франция һәм Дания - көндәшләренә каршылык күрсәтә алмадылар һәм Таиланд белән Кытайга оттырдылар. Калган ике ярымфинал матчларында Индонезия Гонконгны җиңде, ә Япония Кореядан көчлерәк иде.

Финалга путевка алу өчен җомга көнне Таиланд Индонезия белән уйнаячак, ә Кытай Япония белән очрашачак. Гонконг һәм Дания - бишенче, ә Франция белән Корея җиденче урын өчен уйнаячаклар.

Россия җыелмасы бадминтончылары төркемле матчлар нәтиҗәләре буенча медальләргә дәгъва кылучылар пулына чыга алмадылар, һәм 17-24 нче урыннар өчен көрәш белән генә кәнагәтьләнделәр. Венгрияне җиңгәннән соң (3-1), Россия командасы пәнҗешәмбе көнне Чехия җыелмасына оттырды - 0-3. Иртәгә турнир хуҗалары Шотландия белән 19 нчы урын өчен көрәшәчәк.

Бадминтон буенча дөнья беренчелеге U19. Казан

Командалы ярышлар

3 октябрь нәтиҗәләре

1-8 нче урыннар өчен
Индонезия - Гонконг - 3-0
Таиланд - Франция - 3-0
Япония - Корея - 3-0
Дания - Кытай - 0-3
Гонконг - Франция - 3-0
Корея - Дания - 2-3

33-40 нче урыннар өчен
Казахстан - Латвия - 3-1
Армения - Фарер утраулары - 0-3
Макао - Португалия - 2-3
Перу - Норвегия - 0-3
Латвия - Әрмәнстан   - 3-0
Казахстан - Фарер утраулары - 3-1
Макао - Перу - 3-2

25-32 нче урыннар өчен
Финляндия - Беларусь - 3-1
Австралия - Үзбәкстан - 3-1
Канада - Швеция - 3-0
Шри-Ланка - Литва - 3-0

17-24 нче урыннар өчен
Венгрия - Эстония - 1-3
Словакия - Яңа Зеландия - 3-0
Россия - Чехия - 0-3
АКШ - Шотландия - 3-1

41-43 нче урыннар өчен
Уганда - Монголия - 4-1

9-16 нче урыннар өчен
Испания - Швейцария - 3-1
Сингапур - Германия - 3-1
Малайзия - Англия - 3-0
Һиндстан - Кытай Тайбэе - 2-3

Ике этапта (төркемле турнир һәм плей-офф) узучы командалы чемпионатта 43 илдән килгән команда катнаша. Җирәбә нәтиҗәләре буенча командалар 11 төркемгә бүленде. Төркем этабы матчлары сериясеннән соң җыелмалар төшеп калачак катнашучыларны билгеләячәк.

Дөнья беренчелеге 30 сентябрь-13 октябрь көннәрендә Гимнастика үзәгендә уза. Индивидуаль ярышлар 7 октябрьдә старт ала.


“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар