Юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге. Беренче көн нәтиҗәләре

Юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге. Беренче көн нәтиҗәләре

30 Сентябрь 2019 - 21:00
Спорт Басма өчен версия

Дүшәмбе көнне Казанда старт алган 19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегендә төркем этабының беренче матчлары узды.

Ике этапта (төркемле турнир һәм плей-офф) узучы командалы чемпионатта 43 илдән килгән команда катнаша. Җирәбә нәтиҗәләре буенча командалар 11 төркемгә бүленде. Төркем этабы матчлары сериясеннән соң җыелмалар төшеп калачак катнашучыларны билгеләячәк.

Юниорлар арасында бадминтон буенча былтыргы дөнья беренчелегендә җиңү яулаган кытайлар ышанычлы рәвештә Норвегия командасыннан өстен калдылар – 5-0. Вице-чемпион калган Көньяк Корея җыелмасы охшаш исәп белән Перу һәм Словакия җыелмаларын җиңде. Россия җыелмасы турнирны бадминтон элитасына керүче Азия командалары – Малайзия һәм Гонконгка каршы матчлар белән башлады. Нык характер һәм яхшы уен күрсәтүләренә карамастан, Россия ике очрашуда да 2-3 нәтиҗәсе белән оттырды.

 

Бадминтон буенча дөнья беренчелеге U19. Казан

Командалы ярышлар

30 сентябрь нәтиҗәләре

 

D төркеме

Англия - Португалия - 5-0

Франция - Швеция - 3-2

Чехия - Португалия - 5-0

Англия - Швеция - 4-1

 

E төркеме

Һиндстан - АКШ - 4-1

Япония - Армения - 5-0

АКШ - Австралия - 4-1

Һиндстан - Әрмәнстан - 5-0

 

B төркеме

Малайзия - Россия - 3-2

Гонконг - Канада - 4-1

Малайзия - Макао - 5-0

Гонконг - Россия - 3-2

 

G төркеме

Дания – Яңа Зеландия - 5-0

Кытай Тайбэе – Фарер утраулары - 5-0

Яңа Зеландия - Үзбәкстан - 5-0

Дания – Фарер утраулары - 5-0

 

А1 төркеме

Индонезия - Уганда - 5-0

Финляндия - Уганда - 5-0

 

А2 төркеме

Испания - Казахстан - 5-0

Венгрия - Казахстан - 5-0

 

H1 төркеме

Кытай - Норвегия - 5-0

Шотландия - Норвегия - 5-0

 

H2 төркеме

Германия - Литва - 5-0

Литва - Исландия - 5-0

 

С1 төркеме

Таиланд - Латвия - 5-0

Белоруссия - Латвия - 5-0

 

С2 төркеме

Швейцария - Эстония - 4-1

Эстония - Монголия - 5-0

 

F төркеме

Корея - Перу - 5-0

Сингапур - Словакия - 4-1

Шри-Ланка - Перу - 4-1

Корея - Словакия - 5-0

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты






 

Фото

Яңалыклар