2020 елда очрашканчыга кадәр: Казанда Халыкара FISU VOLUNTEER LEADERS ACADEMY 2019 форумы тәмамланды

2020 елда очрашканчыга кадәр: Казанда Халыкара FISU VOLUNTEER LEADERS ACADEMY 2019 форумы тәмамланды

11 Сентябрь 2019 - 16:47
Волонтерлар Басма өчен версия

80 илдән килгән студентлар спорты милли федерацияләре вәкилләре җиде көн дәвамында форумның гыйльми программасы кысаларында яңа белемнәр алдылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Форумның төп нәтиҗәләре – 2020 елда төрле илләрдә FISU эгидасы астында узучы 12 студентлар чемпионатлары өчен волонтер программалары концепцияләре һәм проектлары.

Академиянең белем бирү программасында төп игътибар 2020 елда узучы студентлар арасында дөнья чемпионатларына волонтер программалары эшләүгә, шулай ук Халыкара студентлар спорты көнен бәйрәм итү планын әзерләүгә бирелде. Форумда катнашучылар төрле форматта эшләп карадылар - мастер-класслар, фикер алышулар, конкурслар, төркемнәрдә эшләү һәм башка күп нәрсәләр. Форумның төп спикерлары булып FISU Халыкара экспертлары, Екатеринбург шәһәрендә 2023 елда узучы Универсиаданы оештыру комитеты һәм Студентлар арасында 2020 елда уздырылачак дөнья чемпионатларын Оештыру комитеты вәкилләре чыгыш ясады. Эксперт сыйфатында проектларга финал бәяне “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров бирде.

Аерым игътибарга “FISU Student Ambassadors” проекты һәм FISU студент илчеләренең узган елгы план эшләре нәтиҗәләре лаек булды. Узган елгы академиянең егерме катнашучысы кабат Казанга килергә һәм булачак хезмәттәшләре белән үзләренең эшләнмәләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге алдылар.

FISU президенты Олег Матыцин катнашучыларны форумның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләде: “Сез – безнең киләчәгебез. Форумда катнашу барышында сез моны тагы да ныграк аңлыйсыздыр дип өметләнәм. Сезнең белемнәрегез – сезнең өчен генә түгел, ә сезнең милли федерациягез, илегез өчен дә хәзинә. Иманыбыз камил, яхшы дусларыгыз белән саубуллашып, дөньяның төрле почмакларына таралышсагыз да, сез форум вакытында төзегән күперләр вакыт узу белән бары ныгыячак кына. Без Халыкара студентлар спорты федерациясендә (FISU) сезгә башлангычларыгызда ярдәм итәргә һәм бар дөньяда студентлар спорты дәрәҗәсен күтәрү өчен хәлебездән килгәнне барысын да эшләргә шат. Биредә туплаган иң яхшы нәрсәләрне, бар җылылыкны һәм энергияне үзегез белән алыгыз һәм өегезгә алып китегез. Безнең гаиләбезнең чын әгъзалары һәм чын FISU амбассадорлары булыгыз. Котлыйм!”

FISU Volunteer Leaders Academy 2019 нәтиҗәләре буенча белем бирү курсларын уңышлы тәмамлаган катнашучылар FISU Студент илчеләре статусы алдылар. Халыкара FISU Student Ambassadors командасы яңа 80 вәкил белән тулыланды.

Моннан тыш, тантанада 2018 елда сайланган илчеләрнең еллык

эшләренә нәтиҗә ясалды. Үзләрен иң актив күрсәтүчеләр исемлегенә түбәндәге ун милли федерация керде:

- Republican Center of Physical Education and Sports for Pupils and Students ( Беларусь Республикасы);

- Association for University Sport Academic (Болгария);

- Cambodian Student Sports Federation (Камбоджа);

- University Sports Federation of Costa Rica (Коста-Рика);

- Comisión Nacional del Deporte Universitario (Доминикана Республикасы);

- The Federation of Africa University Sports (Африка континентының студентлар спорты федерациясе);

- University Sports Association of Malawi (Малави);

- Union des Associations Sportives Scolaires et Universitaires du Sénégal (Сенегал);

- Tertiary Sport Association of Trinidad and Tobago (Тринидад һәм Тобаго);

- Federación Venezolana de Deportes Universitarios (Венесуэла).

Исегезгә төшерәбез, Академияне гамәлгә ашыручылар сыйфатында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөзеннән ТР спорт министрлыгы чыгыш ясый, проектның рәсми партнеры булып “Норникель”компаниясе тора.

Академия максаты – волонтерлар һәм студентлар спорты буенча милли федерацияләр әгъзаларына аралашу, зур халыкара спорт, шул исәптән студентлар чараларын үткәрү өчен волонтер программалары һәм проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә тупланылган уңышлы практикалар һәм фикерләр алмашу өчен даими эшләүче халыкара мәйданчык булдыру.

Чара һәр ел саен үткәрелә, XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада узганнан соң Казан аның даими мәйданчыгы булып тора. Беренче Академия Казанда 2017 елның 2-8 июлендә, икенчесе 2018 елның 14-22 июнендә узды. Проект төрле илләрдән килгән волонтерлар хәрәкәтләре җитәкчеләренә Универсиада-2013 үткәрү, Бөтендөнья студентлар Уеннары мирасы белән идарә итүнең уңышлы тәҗрибәсен күрсәтә, халыкара яшьләр хезмәттәшлеге һәм бөтендөнья волонтерлар хәрәкәте үсешендә Татарстан Республикасының потенциалын ача. 

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар