Татарстан дөньяның бар почмагыннан волонтер хәрәкәте лидерларын кабул итә

Татарстан дөньяның бар почмагыннан волонтер хәрәкәте лидерларын кабул итә

6 Сентябрь 2019 - 13:07
Волонтерлар

Халыкара “FISU Volunteer Leaders Academy 2019” белем бирү форумы үз эшен башлады. 80 илнең студентлар спорты милли федерацияләре вәкилләре 2019 елның 5-11 сентябрендә “Идел” яшьләр үзәгендә белем бирү “интенсивы” үткәрәчәкләр. Форум традиционга әйләнде – Татарстан Республикасы кунакларны инде өченче ел рәттән каршылый.

Академиядә сиксәннән артык милли һәм континенталь студентлар спорты федерацияләреннән 130 активист, шулай ук 2020 елга кадәр студентлар арасында үткәрелүче (төрле спорт төрләре буенча) дөнья чемпионатлары оештыру комитетлары вәкилләре катнашачак.

Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов форумны ачу тантанасының мәртәбәле кунаклары булды.

FISU Президенты Олег Матыцин FISU Volunteer Leaders Academy 2019 форумы катнашучыларын сәламләде: “Кадерле дуслар, кадерле студентлар, биредә сезнең белән, зур FISU гаиләсе белән бергә булу зур шатлык. Сезнең һәрберегез һәм FISU йөзеннән безнең өчен бу чараны оештыручы Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан командасына һәм барлык хезмәттәшләргә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең хезмәттәшлегебез җәйге Универсида-2013 ярышларына әзерләнү вакытында ук башланды, һәм ул Уеннарның мирасы – безнең форум биредә инде өченче тапкыр үтә. Мин чын күңелдән безнең яңа проектларыбызны һәм очрашуларыбызны гаҗәеп киләчәк көтә дип ышанам. Безнең проектыбызның исемендә иң төп сүз - “Leaders”. Без сезгә, сезнең энтузиазм һәм энергиягезгә ышанабыз. Сез – безнең киләчәгебез, илләрегездәге һәм бар дөньядагы студентлар спорты, яшьләр хәрәкәте киләчәге. Өегезгә кайткач, сез бу кыйммәтләр һәм идеялар белән үз илегезнең меңнәрчә студенты белән бүлешәчәксез. Бергә булганда без көчле – безнең барыбызны да спорт, тынычлык һәм дуслык көче берләштерә!”

"Дөньяның сиксәннән артык иленнән килгән волонтерларны сәламләргә рөхсәт итегез. Без монда, кунакчыл туган җиребездә инде өченче тапкыр очрашабыз. Президентыбыз һәм Республика Хөкүмәте исеменнән белдерәм - Татарстанга рәхим итегез! Безнең республикада спортны яраталар – безгә монда дөньякүләм дәрәҗәдәге күп кенә спорт чаралары узу бәхете елмайды. Без бу вакыйгалар сездән башка оештырыла алмавын аңлыйбыз, ә сез бу вакыйгаларга волонтерлык, елмаюлар һәм кунакчыллык аша нинди өлеш керткәнегезне күз алдына да китерә алмыйсыз. Без дөньяның төрле телләрендә сөйләшәбез, әмма безне биредә Спорт галиҗәнәпләре берләштерде. Әйдәгез, аның файдасына эшлик, дус булыйк һәм бергә булдырыйк. Монда булганыгыз өчен рәхмәт һәм уңышлар сезгә!" – дип сәламләде форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Академиянең 2019 елгы белем бирү программасы Студентлар арасында 2020 елгы дөнья чемпионатларына һәм Халыкара студентлар спорты көнен бәйрәм итүгә багышланган. Форум җиде көн дәвам итәчәк, һәм анда катнашучыларга эшнең төрле форматларын - мастер-класслар, фикер алышулар, конкурслар, төркемнәрдә эшләү һ.б. үзләштерергә туры киләчәк. FISU Студентлар илчеләренең узган елгы планлы эш нәтиҗәләренә аерым игътибар биреләчәк.

Форумның төп спикерлары булып FISU Халыкара экспертлары, Екатеринбург шәһәрендә 2023 елда узучы Универсиаданы оештыру комитеты һәм Студентлар арасында 2020 елда уздырылачак дөнья чемпионатларын Оештыру комитеты вәкилләре чыгыш ясаячак.

Академияне гамәлгә ашыручылар сыйфатында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөзеннән ТР спорт министрлыгы чыгыш ясый, проектның рәсми партнеры булып “Норникель”компаниясе тора.

Исегезгә төшерәбез, FISU Volunteer Leaders Academy халыкара белем бирү форумы Монпелье шәһәрендә узган XIII FISU форумында волонтерлар берләшмәсе тәкъдим иткән һәм FISU Президенты О.В.Матыцин ярдәме белән кертелгән уникаль проекттан гыйбарәт. Академия максаты – волонтерлар һәм студентлар спорты буенча милли федерацияләр әгъзаларына аралашу, зур халыкара спорт, шул исәптән студентлар чараларын үткәрү өчен волонтер программалары һәм проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә тупланылган уңышлы практикалар һәм фикерләр алмашу өчен даими эшләүче халыкара мәйданчык булдыру.

Чара һәр ел саен үткәрелә, XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада узганнан соң Казан аның даими мәйданчыгы булып тора. Беренче Академия Казанда 2017 елның 2-8 июлендә, икенчесе 2018 елның 14-22 июнендә узды. Проект төрле илләрдән килгән волонтерлар хәрәкәтләре җитәкчеләренә Универсиада-2013 үткәрү, Бөтендөнья студентлар Уеннары мирасы белән идарә итүнең уңышлы тәҗрибәсен күрсәтә, халыкара яшьләр хезмәттәшлеге һәм бөтендөнья волонтерлар хәрәкәте үсешендә Татарстан Республикасының потенциалын ача. 

           

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар