2025 елда Казан су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

2025 елда Казан су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

22 Июль 2019 - 11:09
Рәсми хроника

Казан 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Моның турында 21 июльдә хәзерге вакытта Су спорты төрләре буенча 2019 елгы дөнья чемпионатын үткәрүче Кванджуда узган матбугат конференциясендә игълан ителде.

Элегрәк шул ук көнне составына Татарстан Республикасы оештыручылары һәм вәкилләре кергән Россия делегациясе турнирны үткәрүгә заявка биргән иде. Заявка концепциясе Россия Федерациясе Спорт министрлыгы белән килештерелде.

“Казан 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. 2027 елгы дөнья чемпионатын уздыру хокукына Будапешт лаек булды, шул рәвешле без дә, Венгрия дә дөнья чемпионатын тагын 10 елдан соң уздырачакбыз. FINA, әлеге 2 ел өчен заявка кампаниясе этабында 7 кандидат булса да, ышанычлы партнерларга басым ясады.

Бүген без заявканы концептуаль рәвештә тәкъдир иттек, тулаем алганда, ул 2015 елда башкарылган эшләргә охшаган. Әлбәттә, ниндидер төзәтмәләр кертеләчәк, үзгәрешләр булачак – төп объект буенча һаман фикер алышабыз, әлегә берничә вариант бар. Бу карарны якын арада кабул итәргә кирәк булачак. Бу уңайдан без FINA офисы белән чемпионатны уздыру ягыннан да, Татарстанга кертеләчәк мирас ягыннан да мөмкин кадәр уңайлы һәм нәтиҗәле итү өчен тыгыз элемтәдә торабыз.

Шулай ук төп дөнья чемпионаты тәмамлануга Masters категориясендә чемпионат үткәрү дигән карар кабул ителде. Ул шул ук объектларда узачак. Без бик күп спортчылар килер дип уйлыйбыз”, – дип сөйләде FINA эгидасы астында якындагы турнирларны кабул итәчәк шәһәрләрне игълан итү тантанасыннан соң ТР Спорт министры Владимир Леонов.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның хәзерге заявкасы 2015 елгы үткәрү форматыннан аерылып тора. 2025 елда гамәлдәге объектлар кулланылачак, алар бүгенге көндә шәһәрнең спорт инфраструктурасының җитди базасын тәшкил итәләр. Әлеге объектлар исемлегенә “Татнефть-Арена”, Су спорты төрләре сарае, Универсиада Авылы, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге һәм Казанда булган башка күп кенә бассейннар керәчәк.

Кванджудан (Көньяк Корея) соң дөнья беренчелеген Фукуока (Япония) (2021) һәм Катар башкаласы Доха (2023) кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара йөзү федерациясе эгидасы (FINA) астында Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты 2015 елның 24 июль – 9 август көннәрендә Казанда (Россия) узды. Чемпионатта рекорд санлы медальләр комплекты (75, шул исәптән 42 – йөзү буенча) уйнатылды, һәм рекорд санлы илдән (190) рекорд санлы спортчы (якынча 2500) катнашты.

2015 елда Казанда узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихта иң яхшысы дип табылды.

            “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар