Артемьев: “2020 елда узачак Олимпия уеннарына регби-7 буенча континентара сайлап алу ярышларын Казанда үткәрү турында уйлаячакбыз”

Артемьев: “2020 елда узачак Олимпия уеннарына регби-7 буенча континентара сайлап алу ярышларын Казанда үткәрү турында уйлаячакбыз”

14 Июль 2019 - 20:17
Спорт

Россия Регби федерациясе югары советы рәисе Игорь Артемьев хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры төгәлләнүгә, шәһәрнең 2020 елгы Уеннар алдыннан тагын бер квалификация ярышларын кабул итә алуын хәбәр итте.

Якшәмбе Казанда 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарына Европа төбәкләрендә бердәнбер туры юллама уйнатылган квалификация турниры тәмамланды. Үзәк стадионда Россия җыелмасы финалда Англия командасына оттырды, ул французлар һәм дөньяның башка төбәк командалары белән бергә юаныч турнирында ике Олимпия квотасының берсе өчен көрәшәчәк. Континентара сайлап алу турниры 2020 елның җәендә узачак, ярышу урыны соңрак билгеле булачак.

“2020 елның җәендә континентара сайлап алу турнирын Россиядә, шушы ук стадионда уздыруга гариза бирү турында уйлаячакбыз. Кызларның шушы кырдагы хисне тоюларын, аларда спорт усаллыгы барлыкка килүен телим”, – диде Игорь Артемьев.

Артемьев сүзләренә караганда, Россия хатын-кыз җыелмасының киләсе сайлап алу турнирында җиңүгә һәм Олимпия уеннарына узарга мөмкинлекләре зур. “Күңелсезләнергә кирәкми. Киләсе елда квалификация ярышларының финал раундында безнең төп көндәшләребез шул ук Европа вәкилләре – французлар булыр дип уйлыйм. Катнашачак башка командалар объектив көчсезрәк”, – дип өстәде ул.

Казанда 2020 елгы Олимпия уеннарына туры юлламага Англия җыелмасы ия булды. Әлеге команданың регбичысы Хизер Фишер җыелмада чыгыш ясау һәм турнирның оештырылуына бәйле хисләре белән уртаклашты.”Казандагы ял көннәре шәп үтте. Бик кунакчыл шәһәр, искиткеч оештырылган турнир, - дип билгеләп үтте ул. – Монда бик көчле көндәшләр – Франция, Испания, Россия командалары җыелган. Матч барышында без берникадәр ялгышлар җибәрдек, ләкин иң мөһиме, без үз максатыбызга ирештек –Токиодагы Уеннарга туры уздык”.

Казандагы квалификация турнирында өченче урынны яулаган Франция җыелмасы шулай ук юаныч раунды аркылы Олимпия уеннарына узу максатын куячак, дип белдерде әлеге команда регбичысы Хлоя Пелле. “Казанда турнир дәрәҗәсе чыннан да бик югары иде, һәм инглизләр ярышта хаклы рәвештә җиңделәр. Без дә җиңәргә һәм Олимпия уеннарына туры юллама яуларга өметләнгән идек. Барып чыкмады. Нишлисең бит, безнең әле юаныч сайлап алу раунды аша Уеннарга узарга тагын бер мөмкинлек бар”, - диде спортчы.

Җыелма команданың төп тренеры Андрей Кузин финалда Англиягә оттырганнан соң, аның командасын психология харап итте дип зарланды. Алдагы көндә турнирның группа этабы кысаларында россиялеләр инглизләрне 26:5 исәбе белән җиңделәр, ләкин хәлиткеч матчта Кузин командасы көндәшләренә 0:19 исәбе белән оттырды. “Кичә бөтенләй башка уен иде, ә бүген планлаштырганнардан берни дә килеп чыкмады. Соңгы сайлап алу турнирында Олимпия уеннарына уза алмадык, чөнки иң мөһим матчларда без психологик яктан түзмибез. Әйе, без квалификация ярышларының финал раундына үттек, ләкин бездә башка максат - Казанда – үз җанатарларыбыз янәшәсендә Олимпия уеннарына узу иде. Көрәшәчәкбез, тырышачакбыз, эшләргә җирлек бар!” – дип нәтиҗә ясады Кузин.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар